Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры тәкъдиме белән педагогия көллиятендә Татарстанның киләчәк элитасын укыту, тәрбияләү һәм үстерү максатында җиденче һәм сигезенче сыйныфлар тупланды. Бүгенге көндә бу сыйныфларда ТР районнарыннан килгән барлыгы 30 бала укый. Читтән килүчеләр көллиятнең тулай торагында яшиләр.
Мәгариф системасын модернизацияләү фикер алышканда иң төп темаларның берсе булып тора, – диелде әңгәмә вакытында. Түгәрәк өстәл артында педагогия көллияте директоры Миңнегөл Мифтахова “Иҗади педагогия сыйныфлары” республика проектының тормышка ашырылуы һәм нәтиҗәләре турында сөйләде.
– Педагогия көллияте базасында ресурс үзәге ачылды. Максаты – яңа дәрҗәдәге һөнәри һәм шәхси сыйфатларга ия булган белгечләр формалаштыру. 1 июльдән “Милли мәгариф культурасын торгызу һәм үстерү” юнәлеше үз эшен башлап җибәргән иде. Бу юнәлеш буенча республикабызның 17 районыннан рус телле тәрбиячеләр белемнәрен күтәрде.
Педагогия көллияте базасында ТРның белем бирүче оешмалары өчен педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов җитәкчелегендә килгән кунаклар танышу экскурсиясендә, Муса Җәлил музеенда булдылар, “Балалар академиясе” иртә үсеш үзәге эше кысаларында 3-4 яшьлек балалар катнашында инглиз телендә “Шалкан” әкиятенең театраль постановкасын карадылар.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов балаларны туплаганда укучыларның белем дәрәҗәсенә игътибар итәргә чакырды:
– Дәүләт тарафыннан яңа укытучыга заказ бар. Бүгенге шартларда гомумән, барлык төр кадрлар әзерләү буенча, аерым алганда педагогик кадр- лар әзерләү буенча революция ясала. Шуның өчен дә без шушы ярылган юлдан тайпылмаска тиеш.
Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА