Традициягә тугры калып, районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре – сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннарын юбилейлары белән котлауны быел да дәвам итәбез. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан бу чорда сезнең буынның Ватаныбыз өчен кылган батырлыклары хөрмәт һәм соклану уята, казанышлары тагын да көчлерәк яңгырый, аһәңе арта.
19 февраль көнне Зәйтүнә Гата кызы ГӘРӘЕВА (Түбән Тәкермән) 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аңа РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты, район башлыгы бүләкләре тапшырылды. 27 февраль көнне Нәсиха Әмирҗан кызы ӘМИРҖАНОВА (Минзәлә) 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аңа РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты, район башлыгы бүләкләре тапшырылды.
21-28 февраль көннәрендә Марина Прокопьевна ВӘЛИЕВА (Николаевка), Нәҗип Насыйп улы ГАФФАНОВ (Бикбау), Зинаида Степановна ИЛЬИНА (Югары Юшады) – 85 яшьлек юбилейлары.
Фома Федорович ЕРМАКОВ (Минзәлә), Галимҗан Нургали улы МОСТАФИН (Югары Тәкермән), Шәмсеямал Сәләхетдин кызы СӘЛӘХЕТДИНОВА (Тупач), Наилә Кирам кызы ХӘСӘНОВА (Җәмәк), Сафия Мансур кызы ШӘЙМАРДАНОВА (Иске Иркәнәш) 80 яшьләрен тутырдылар.
Мария Ивановна БАБИНА (Минзәлә), Валентина Семеновна БОКОВА (Минзәлә), Нина Викторовна ВЯЧКИЛЕВА (Минзәлә), Фәнүдә Сәләх кызы ГАЗИЗОВА (Хуҗәмәт), Хәлил Шәех улы ЗАРИПОВ (Хуҗәмәт), Флүсә Галимҗан кызы МОТАВАЛОВА (Бикбау), Геннадий Яковлевич ПОДГОРНЫЙ (Минзәлә), Рәйсә Гариф кызы САБИРҖАНОВА (Тауасты Байлар), Вазыйх Фатыйх улы САЛИХОВ (Дусай Кичү), Леонилла Константиновна ХАЛДЕЕВА (Минзәлә), Николай Федорович ЭРЗЯЙКИН (Минзәлә) 75 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Барыгызны да олуг юбилейларыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәм. Халкыбыз, Татарстаныбыз һәм районыбыз хакына кылган хезмәтегез өчен сезгә чиксез зур рәхмәт!
Сезнең үрнәктә тәрбияләнгән яшьләр район тормышында актив катнашсын, хезмәттә, мәгариф һәм фән, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә җиңүләр яуласын. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки сезнең йөрәгегездә Ватаныбызның шөһрәтле уллары үрнәге, исемнәре тарих сәхифәләренә алтын хәрефләр белән язылган данлыклы җиңүчеләр рухы яши. Теләкләрнең иң зурысы – сау- сәламәт булыгыз, якыннарыгыз янәшәсендә бәхетле, тыныч гомер кичерергә язсын.
Ихтирам белән,
Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов.