Студентлар хоккей уйный

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгы техникумында физик тәрбия буенча директор урынбасары Рәмзил Бәдриев үзенә тагын бер шөгыль тапты.

Техникумның 15 ләп студенты хоккей уйнарга өйрәнә хәзер. “Юность” боз сарае директоры Хәмзә Гыйлаҗетдиновка бу идея ошаган һәм ты­гыз расписаниедә алар­га шөгыльләнергә вакыт тапкан. Кыска гына арада техникум командасы урта белем бирүче уку йортла­ры арасында үткәрелүче спартакиада кысаларын­да үткән Мамадыштагы турнирда катнашырга өлгерде. Әлегә 6 коман­да арасында дүртенче. Район данын яклаучы составында, тулы кан­лы өч бишлек булган ма­мадышлыларга җитәргә иртәрәк әле. Әмма хоккей уйнарга янып торучы 15 егеттән команда тупларга мөмкин.

Рәмзил Бәдриев:

– Мин билгеле көрәшне ташламаячакмын. Әмма безнең техникум егетләре мини-футболда да, во­лейболда да активлар. Теннис та үзләштерә башлаячакбыз. Һәр спорт залы спортның бер төре белән шөгыльләнер дип уйлыйм. Студентлар күп бит безнең шәһәрдә.

Айнур Хөсәенов:

– Бездәге артык энер­гияне спорт аша чыгарып Рәмзил абый бик дөрес эшли. Спорт гөрләп тор­ган уку йортына безнең арттан Мөслимдәге ту­ганнар, башка егетләр, кызлар да тартылыр дип уйлыйм.

акцент

Әйе, спорт тренерлары бу өлкәдә эшне җанландырдылар инде. Әмма яшләрнең мәдәни тормышы бик аксый. Һәр уку йорты үз каза­нында кайный бугай. Район күләмендә сәхнә яңгыратып, идән бөгелерлек итеп биеп, бәйгеләр оештыру күренми. Ялкаулыкмы, әллә талантлар юкмы? Газетабызның алдагы саннарындагы ма­териалларда без бу сорауга җавап эзләрбез.

Илдус ШАҺИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International