Пай җирләрен рәсмиләштерү ни хәлдә?

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Район хакимиятендә район башлыгы Айдар Салахов катнашында үткәрелүче киңәшмәләрнең берсендә авыл җирлекләре башлыкларына пай җирләрен аерып кую (выдел) эшен тизләтергә кушылды.

Район авыл җирлекләре чикләрендә урнашкан алынмый калган җир пайларыннан хасил бул­ган җир участокларын муниципаль берәмлеккә күчерү буенча эш дәвам итә. Муниципаль берәмлекнең милеккә хокукын тану турында суд­ка исклар бирелә. Район финанс-бюджет һәм җир-милек палатасы рәисе урынбасары Ләйсән Якупова әйтүенчә, 7238,7 гектар пай җире буен­ча эш судта каралган. Шуның 3801,7 гектарын мөлкәт итеп бүлеп бирү эше башкарылган. Әлеге процедура Аю, Бикбау, Коноваловка, Хуҗәмәт, Яңа Маҗын, Яңа Мәлкән, Тауасты Байлар, Иске Матвеевка, Юртау авыл җирлекләрендә тәмамланган, башка авыл җирлекләрендә бу эш дәвам итә.

Статистика күрсәткәнчә, суд карары нигезендә гражданнарга бирелгән җир участокларының әле һаман барысы да рәсмиләштерелмәгән әле. Аларның саны 1000 нән дә артып китә. Шуның өчен авыл җирлекләрендә бу юнәлештә кабаттан эш алып барыла. Алынмый калган пай фондла­рын рәсмиләштерү буенча Наратлы Кичү (229,1 га), Урыс (137,6 га), Яңа Мәлкән (79,9 га) авыл җирлекләре тарафыннан судка иск бирелгән һәм тиешле карар кабул ителгән.

Флүрә МУСИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International