Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары һәм укытучылары Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәмен каршыларга ныклап әзерләнәләр.
Техникум фойесында, китапханәдә, кабинетларда Бөек Җиңүгә багышланган почмаклар, Роза Тарико исемендәге музейда Бөек Ватан сугышына багышланган экспозиция булдырылды. Техникум базасында “Җиңүгә – дан!” (Салют Победе!”) дигән республика презентацияләр конкурсы үткәрелде. Республикабыздагы 55 урта һөнәри уку йортыннан сайлап алынган иң кызыклы һәм эчтәлекле эшләр алты номинациядә каралды.
Арча педагогия көллияте үткәргән “Сугыш аһәңе” (Эхо войны”) республика бәйгесендә дә безнең техникум студентлары сынатмады. 2 курс студентлары Рәмзил Мухгалин – беренче (“Үткән еллар кайтавазы” шигыре, укытучысы Зөлфия Андреева), Айгөл Хәбирова – икенче (“Мәңгелек ут яна” шигыре, укытучысы Эльмира Шәйхатарова), Рамис Хисамбиев өченче (“Сугыш фаҗигасе” шигыре, укытучы Фәнилә Ибраһимова) урыннарны яуладылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
Бүгенге көндә студентлар “Алар исеме белән минем урам аталган” дигән темага сочинение язалар, патриотик җыр конкурсына әзерләнәләр.
Фәнилә ИБРАҺИМОВА, методист