“Сыйныф җитәкчесе” конкурсы

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

“Елның сыйныф җитәкчесе” конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурс 2 турда үтте, анда районның 18 сыйныф җитәкчесе катнашты.

Беренче турда педагоглар сыйныф җитәкчесенең портфи­лиосын тәкъдим иттеләр, анда алар сыйныф коллективының тәрбия эшләре формасын һәм алымнарын ачтылар. Беренче тур нәтиҗәләре буенча финалга 7 педагог чыкты.

Финалда катнашучылар сыйныф сәгате фрагментын, үз пре­зентациясен күрсәттеләр. Ике тур нәтиҗәләре буенча жюри бе­ренче урынны бирмәскә дигән карар чыгарды. Жюри әгъзалары конкурсның призерларын билгеләде һәм Юртау башлангыч мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Люция Гатауллина, 3 нче мәктәпнең сыйныф җитәкчесе Светлана Алешкина II дәрәҗә Диплом, 1 нче мәктәпнең сыйныф җитәкчесе Лилия Гайнуллина III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. “Иң яхшы сыйныф сәгате” номинациясендә – Айсылу Ханова (2 нче мәктәп); “Иң яхшы тәрбияче проекты” – Гүзәлия Хамматова (кадет интернат-мәктәбе);

“Иң яхшы портфолио” – Наилә Шиһабутдинова (Югары Тәкермән төп гомумбелем бирү мәктәбе); “Иң яхшы презентация” – Әлфисә Гәрәйханова (Әтрәкле башлангыч мәктәбе).

Конкурсның призерлары 3-4 март көнне Яр Чаллы шәһәрендә үтәчәк республика конкурсының зона этабында катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International