Бер язмышны үзгәрт

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

2014 елда суд карары буенча учреждениедән үз гаиләләренә - 3, туганнарына опекага бер бала кайтарылган, гаиләләргә тәрбиягә 5 бала бирелгән.

Һәр бала гаиләдә үсәргә тиеш, гаилә тәҗрибәсе генә баланың тормышка күнегүләрен формалаштыра, гаилә кыйммәтләрен сакларга мөмкинлек бирә һәм алга таба дөрес юл күрсәтә. Бүгенге көндә VIII төр интернат-мәктәбендә тулысынча дәүләт карамагында булган ата-ана назыннан мәхрүм 26 ятим бала бар. Учреждениенең төп эш юнәлеше – ятим калган балалар­ны гаиләләргә тәрбиягә бирү. Бу мәсьәләне тормышка ашыру өчен 2012 елның ноябрь аеннан “Тәрбиягә бала алган ата-ана­лар мәктәбе” эшли башлады. Курсның программасы 80 сәгатькә исәпләнгән.

Социаль педагоглар, психологлар, юристлар тәрбиягә бала алырга теләгән ата-аналар өчен дәресләрне аларга уңайлы ва­кытта оештыралар. Курслар тәмамлангач, аттестация нәтиҗәләре буенча таныклык бирелә, ул үзләренең гаиләренә ятим балалар алу өчен бөтен Россия Федерация территориясендә гамәлдә була. Тәрбиягә бала алган гаиләләргә психологик, социаль һәм юридик ярдәм йөзеннән 2015 елның гыйнвар аеннан “Гаиләне алыштыручыларга ярдәмгә хезмәте” эшли башлады.

Дамира ҖИҺАНГИРОВА, социаль педагог

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International