Р.К. – Иртәнгесе 6.30 сәгатьтә АТП яныннан кузгала, икенче автобус маршруты белән “Агыйдел” кибете янына хәтле бара. Аннан борылып китә һәм “Шәфкатлелек йорты” яныннан борылып, кирегә, урман чишмәсенә таба бара. Борылып Садакның үзәк урамы аша “Шатлык”ка юл тота. Беренче тукталыш “Булат” кибете янында. “Шатлык”тан автобус АТПга кайта. Менә шулай итеп иртән өч тапкыр әйләнәчәк. Ә кичен 16.00 сәгатьтә маршрут кире яктан башлана, ягъни АТПдан “Шатлык”ка бара, аннан “Булат” аша “Агыйдел”гә һәм икенче маршрут буенча АТПга кадәр.