Һава торышы киртә түгел

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

“Татавтодор”ААҖнең Минзәлә филиалы юл хезмәткәрләренең төп бурычы – юлларны ел әйләнәсе карап һәм ремонтлап тору.

Юлчыларның кышкы чорда үз мәшәкатьләре – юлларны кардан чистартып торырга, боз­лавыкларга каршы көрәшергә кирәк. Тәүлек әйләнәсе де­жур торуны оештыру –шул чараларның берсе.

– Дежурлык итүче бригада составына Тлеб Маштаков, Сергей Щугалёв кебек җаваплы мастерлар кертелгән һәм алар­га биш кеше беркетелгән. Алар карамагында 5 данә КДМ (ком­бинированный юл машинала­ры): болар үзбушаткыч КамАЗ­лар, МАНнар, алар калаклы кар чистарткычлар һәм бозлавык­ка каршы материаллар – ком- тоз катнашмасы сиптерү өчен җайланмалар белән корал­ландырылган, – диде филиал җитәкчесе Марат Самигуллин юлларны кышкы чорда карап тоту турында сөйләгәндә.

– Моның өчен филиалның техникасы куәтле, теләсә нинди һава торышы да безне куркыт­мый, – дип дәвам итте ул сүзен. Юлларны кар тоткыныннан кот­каруда КДМнардан тыш ротор­лар, автогрейдерлар, МТЗ трак­торлары – 25 берәмлеккә якын техника файдаланыла.

Элегрәк ком-тоз катнашмасы ачык урынга кайтарып өелсә, хәзер моның өчен филиалның һәрбер участогында складлар ясалган. Сезон өчен ул һәрөч район өчен 25 мең тонна, ә Минзәлә районы өчен 10 мең тонна әзерләп куела.

Автоюлларны карап тору өстенә, автопавильоннарны, юл билгеләре куелган багана­лар, күпер янындагы ныгыт­малар тирәсен кардан чистар­тып тору да юл хезмәткәрләре җилкәсендә. Әлеге эшләрне башкарырга юл эшчеләре чы­гарыла. Аларны эш урыннары­на илтү өчен махсус билгеләр һәм төсле маяклар белән җиһазланган Газель автомаши­налары кулланыла.

Кышын юл хезмәткәрләре җәйге төзелеш сезонына әзерлек эшләре алып бара­лар: инерт материаллары ту­плау белән шөгыльләнәләр. Быел филиал коллективына нинди участокларда юллартөзелеше белән шөгыльләнергә туры киләчәге турындагы мәгълүматны Марат Марсович бераз соңрак җиткерергә вәгъдә итте.

Кышкы чорда үз һөнәрләренә бирелеп, тырыш хезмәт куючы Илдар Яковлев, Гөлүс Нургали­ев, Радик Бурангаев, Михаил Соколов, Владимир Захаров, Тәлгать Шигапов, Хәлил Гайсин, Ринат Әхмәтшин, Әнфәс Хари­сов, Альберт Урсметов, Дмитрий Арсланов, Михаил Федоров, Ра­фил Ханов, Илгизәр Галиев ке­бек машина йөртүчеләрне һәм механизаторларны билгеләп үтте, аларны башкаларга үрнәк итеп куйды юл хуҗалыгы җитәкчесе Марат Самигуллин. * “Татавтодор” ААҖнең Минзәлә филиалы 1000 км дан ар­тык федераль һәм территориаль әһәмияттәге гомуми файда­ланудагы юлларга хезмәт күрсәтә һәм Минзәлә, Мөслим һәм Актаныш районнары участокларын берләштерә. Минзәлә участогына М-7 федераль трассасының 66 километр өлеше туры килә, район әһәмиятендәге юллар – 247 километр.

* Бер сезонга 20 мең тонна ком кайтарыла. Юлларга сибү өчен ком-тоз катнашмасы әзерләү өчен 30% тоз файдаланы­ла. Сезон өчен мондый катнашма һәр өч район өчен 25 мең тонна, ә Минзәлә районы өчен 10 мең тонна әзерләп куела.

 

Флүрә МУСИНА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International