«Татавтодор»ның Минзәлә филиалында производство алдынгыларының фотоларын Мактау тактасына кую кебек матур традиция күптәннә яшәп килә. Шунысы кызыклы: әлеге фотолар “Татавтодор” ААҖнең рәсми сайтында урын алган.
Минзәлә филиалыннан CATERPILLAR төягече машинисты Илдар Яков- левның фотосын да шушы алдынгылар арасында күрергә мөмкин.
Филиалда аны танкист дип йөртәләр һәм бу юктан гына түгел. Илдар армиядә танкист булып хезмәт иткән. Ул бу хакта зур горурлык белән искә ала.
Филиал җитәкчесе Марат Самигуллин Илдар Яковлев хакында болай диде:
– Тырыш авыл егетен армия хезмәте тагын да чыныктырган. Шуңа да танкистлар кебек җаваплылык, җитезлек, төгәллек кебек сыйфатлар хас аңа. Безнең коллективка килүенә күп вакыт узмады әле, әмма үзен тырыш яктан күрсәтте, ышанычыбызны аклады, техникасын һәрвакыт карап, төзек хәлдә тота. Гаиләсе буенча да үрнәк, 8 нче балалар бакчасында эшләүче хатыны Рәйханә белән ике кыз үстерәләр. Шундый көн геройлары турындагы язмаларны газета битләрендә күбрәк күрәсе килә.
Флүрә МУСИНА