Республика чемпионнары

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

“Ватан” хәрби патриотик әзерләү үзәгендә 1997-1998 һәм 1999-2000 елгы егетләр һәм кызлар арасында гер спорты буенча Татарстан Республикасы шәхси команда беренчелегенә ярышлар узды.

Анда 12 шәһәр һәм район командасы катнашты. Безнең район данын 13 герче яклады.

Өлкән яшүсмерләр командасы ТР чемпионы бул­ды. Аларга I дәрәҗә диплом һәм ТР гер спорты Федерациясенең кубогы тапшырылды.

73 кг һәм 85 килограммга кадәр үлчәү категориясендә Данияр Шәрипов (1нче урта мәктәп) һәм Равил Гәрәев (гимназия) республика чемпионнары булдылар. Кече яшүсмерләр арасында 58 кг үлчәү категориясендә Рөстәм Гайнулов (1нче урта мәктәп) 2 нче урын алды. Өлкән яшүсмерләр арасында 63 кг үлчәү категориясендә Николай Николин - көмеш призер, 85 килогаммнан югары категориядә Индус Ярмиев (икесе дә авыл хуҗалыгы техникумыннан) бронза призерлары булдылар .

Алар барысы да “Олимп” спорт мәктәбенең “Титан” атлетик залында, укытучы-тренер Олег Петров кул астында шөгыльләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International