Иркәнәш авылына килеп кереп, бераз баргач, киң, зур ихатага игътибар итәсең. Матур йорт, профнастилдан эшләнгән койма – барысы да хуҗаларының уңганлыгын, җитеш тормышта яшәгәнлеген күрсәтеп тора.
Әлеге йортта уңган фермерларның берсе – Резеда Шәрәфетдинова һәм аның ире Рөстәм яши. Ул башта 2010 елда дәүләттән үзмәшгульлек программасы буенча 58 мең сум акча алып, хуҗалыгында сыер асрый башлый. Аннары авылда эш булмаганлыктан, үз хуҗалыгында алып барырга уйлый. Шулай итеп, яңа урында өй салып кергәч, бер сыер янына икенчесе дә кушыла. Уйлап карагач, сыерның файдасы да булгач, ире Рөстәм Актаныш районының Әтәс, Бикчәнтәй, Апач, Кормаш, Чирү авылларыннан берәр сыер сатып алып кайта.
– Безнең җирлектә ит һәм сөт токымлы терлек асрау отышлы, – ди эшкуар. Сөтне авылдашы Раил Фәйдеров капка төбеннән үк килеп алып китә.
Бүген фермерның иң якын ярдәмчесе-ире Рөстәм. Алар икесе дә иртәнге 5тә торып(ә җәй көне иртән өчтә) малларын карап хөкүмәт эшенә чыгып китәләр. Бүген аларның 8 баш савым сыеры бар. Буаз сыерларга көн саен солы пешереп ашаталар, сыерның сөте дә арта икән. Биш сыердан көн саен 90 литр сөт савып алалар. Сөтне “доярушка” аппараты белән Рөстәм сава, аннан соң сыерда мастит булмасын өчен Резеда үзе һәр сыерны кул белән савып бетерә.
Фермер айга барысы 2700 литр сөт тапшыра. Абзарда 2 бикәч һәм өч баш үгез бозау бар. Бозауларга бер ай буе яңа савылган сөт эчертәләр, икенче айда ЗЦМны 2шәр тапкыр 5шәр литр бирәләр. Көн уртасында һәр бозауга җылы суда эчертәләр. Гомумән фермер бозауларын яшь бала кебек тәрбияли, шуңа да үсешләре бик яхшы. Яхшы итеп тәрбияләгән бозауларны чит кешегә сатып җибәрергә дә кызганыч, – ди Резеда ханым.
Җирлектә печән әзерләү өчен болынлыклар җитәрлек, ул 700 гектардан артып китә. Иркәнәшлеләр үзләре чабып бетергәч калган җирләрне күрше авыл халкы килеп чаба. Шәрәфетдиновлар һәр сыерга 5 тонна, һәр бозауга 2 тонна исәбеннән яхшы сыйфатлы болын печәне хәзерләгәннәр, шуңа да аларның сыерлары мул сөт бирә, бозауларының үсеше дә яхшы. Әле моның өстенә сыерларга ашату өчен Зәй шикәр заводыннан ике машина чөгендер түбе дә алып кайтканнар. Салам, катнаш азыгын “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгыннан ала, ә фермер үз чиратында аларга узган ел гына да үзенең пилорамында 12 КамАЗ автомашинасы такта ярып биргән. Күргәнегезчә, Шәрәфетдиновлар бер үк вакытта агач эшкәртү белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Иртә таңнан кара кичкә кадәр аяк өстендә йөргәндә генә берничә юнәлештә эш алып барырга, эш урыннары булдырырга, гаилә терәге һәм авылдашларының таянычы булып яшәргә мөмкин.
Кайсы җирлек җитәкчесе күпме терлек тота?
Беренче графа – авыл җирлекләре башлыгының исем-фамилиясе, икенче – үз хуҗалыгында булган мөгезле эре терлекләр саны, өченче – шул исәптән сыерлар саны.
Рөстәм Шәрәфетдинов (Иске Иркәнәш) 14 8
Илшат Мәүҗиев (Тауасты Байлар) 10 5
Геннадий Кишев (Яңа Маҗын) 8 5
Люзия Мардамшина (Бикбау) 11 4
Фәррәхетдин Мингазов (Наратлы Кичү) 9 3
Фазыл Мәүлин (Урыс) 6 2
Мирзанур Кәбиров (Юшады) 5 1
Хәлил Нәбиуллин (Кадрәк) 4 1
Илнур Фәррәхов (Аю) 4 1
Зөфәр Нәҗметдинов (Мәлкән) 5 0
Ирек Кадыйров (Юртау) 1 0
Әсхат Нуриев (Николаевка) 3 0
Әлфия Латыйпова (Воровский) 4 0
Алия Шәрипова (Тәкермән) 3 0
Рөстәм Газизҗанов (Әтрәкле) 2 0
Сәрия Билалова (Коноваловка) 3 0
Гөлназ Вилданова (Хуҗәмәт) 4 1
Мөхәммәтхәким Дәүләтшин (Иске Матвеевка) 5 3
Николай Пермяков (Иске Маҗын) 1 0
акцент
Терлекчелек – авыл кешесе өчен төп табыш чыганагы. Нинди генә чор булмасын, бу тармак шулай кала бирә. Малы барның ашы бар, дип юкка гына әйтмәгән халык. Шунысы куанычлы: хәзер Иркәнәш җирлегендә яшәүчеләр сыерны, үгезне берничә баш кына асрамый, ә күпләп тота. Җирлектә бүген 181 баш савым сыеры асрала. Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрәфетдинов үз ихатасында сыерлар санын алдагы айларда 10 башка җиткерәчәк. Аңа карап җирлектә яшәүчеләр үз ихаталарында 4-5 баш савым сыеры асрый башладылар.
Дилфас ГАЛИЕВ