Татарстан Республикасы укучыларының X Спартакиадасы кысаларында Минзәләдә 1999-2000 елда туган кызлар һәм егетләр арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган волейбол ярышының зона этабы узды.
Бу кызыклы уеннарга күрше-тирә районнардан алтышар кызлар һәм егетләр командалары җыелды. Уеннарның интригасы шунда, финалга җиңүче команда гына узса да, команда алган очколар районның гомуми копилкасына өстәлеп бара. Шуңа күрә барлык уеннарда да кискен көрәш барды. Кызлар арасында Минзәлә командасы җиңү яулады (тренер Виктор Беспалов). Кызлар арасында иң яхшы уенчы Елизавета Конышева булды. Егетләр арасында киеренке уен нәтиҗәсендә Чирмешән район командасы җиңде. Минзәлә егетләре мактаулы өченче урында (тренер Владимир Липин). Иң яхшы уенчы – Вадим Новиков.