Саулык-бәхет телибез!

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

24 февральдә Александр һәм Зоя ПАКШИННАР алтын туйларын билгеләп үтәләр. Без аларны чын күңелебездән кот­лыйбыз һәм нык сәламәтлек, җан тынычлыгы тели­без. Илаһи дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, дусларыгыз, туганнарыгыз белән гөрләшеп яшәвегез белән сез бик бәхетле.

 

Иртәгесен сызылып аткан таңнар

Олы шатлык алып килсеннәр.

Картлык көннәрегез тигезлектә

Бәхет белән имин үтсеннәр.

Балалардан, оныклардан

Алтын туйга теләкләр.

Ел артыннан еллар артсын

Картаймасын йөрәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International