Кирәклегеңне тою – зур бәхет

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

21 февраль көнне, Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юбилей медальләре тапшырачак. Анда безнең районнан Николай Петрович Макаров катнашачак.

Николай Макаров Белоруссияне, Литваны азат итүдә катнашкан. Сугышчан батырлыклары өчен якташыбыз Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен”, “Кенигсбергны алган өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Япониягә каршы сугышларда да катнаша ул, анда зенитчы була. Азат иткән шәһәрләрне бүгенгедәй хәтерли. Ике ел Харбинда хезмәт итә әле. Николай Петровичны хезмәт укытучысы итеп эшкә алалар, ул мәктәптә лаеклы ялга киткәнче эшли, яңадан чакырып алгач, тагын дистә елын балаларга багышлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International