“Елның сыйныф җитәкчесе” конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурс 2 турда үтте, анда районның 18 сыйныф җитәкчесе катнашты.
Беренче турда педагоглар сыйныф җитәкчесенең портфилиосын тәкъдим иттеләр, анда алар сыйныф коллективының тәрбия эшләре формасын һәм алымнарын ачтылар. Беренче тур нәтиҗәләре буенча финалга 7 педагог чыкты.
Финалда катнашучылар сыйныф сәгате фрагментын, үз презентациясен күрсәттеләр. Ике тур нәтиҗәләре буенча жюри беренче урынны бирмәскә дигән карар чыгарды. Жюри әгъзалары конкурсның призерларын билгеләде һәм Юртау башлангыч мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Люция Гатауллина, 3 нче мәктәпнең сыйныф җитәкчесе Светлана Алешкина II дәрәҗә Диплом, 1 нче мәктәпнең сыйныф җитәкчесе Лилия Гайнуллина III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. “Иң яхшы сыйныф сәгате” номинациясендә – Айсылу Ханова (2 нче мәктәп); “Иң яхшы тәрбияче проекты” – Гүзәлия Хамматова (кадет интернат-мәктәбе);
“Иң яхшы портфолио” – Наилә Шиһабутдинова (Югары Тәкермән төп гомумбелем бирү мәктәбе); “Иң яхшы презентация” – Әлфисә Гәрәйханова (Әтрәкле башлангыч мәктәбе).
Конкурсның призерлары 3-4 март көнне Яр Чаллы шәһәрендә үтәчәк республика конкурсының зона этабында катнашачаклар.
Кыйммәтле бүләкләрне мәгариф хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы рәисе Флора Иванова тапшырды.