2015 елда капремонт үткәреләчәк балалар сәламәтләндерү лагерьларының исемлеге расланды. Алар арасында Минзәлә районындагы “Олимпиец” профильле спорт лагере да бар. Аны капремонтлауга 4 млн 800 мең сум акча каралган. Субподрядчысы – “Гарант Плюс” ҖЧҖ. Элеккеләре урынына алты корпус төзеләчәк. Ремонтчылар эшкә кереште инде. Хәзерге вакытта борыстан стеналарын күтәрәләр. Объектны тапшыру срогы 15 майга билгеләнгән.