Комиссиясез түли башлаячакбыз

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

Программа тиешле дәрәҗәдә эшләнеп беткәч, бу турыда район халкына мәгълүмат җиткерәчәкбез һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне дәүләт порталы аша Минзәлә районы буенча күпме кеше башкаруын да төгәл беләчәкбез, дип белдерделәр ЕРЦ вәкилләре.

Соңгы елларда Татарстан җитәкчелеге дәүләтнең электрон хезмәтләр порталын популярлаштыруга зур игътибар бирә. Агымдагы елның 1 февраленнән башлап, дәүләт хезмәтләре аша түләүләр башкар­ганда барлык төр комиссияләрнең бетерелүе дә бу өлкәдә зур адым булып тора. Хәзер әлеге юл белән салымнар, штрафлар һәм коммуналь хезмәтләр түләү почта һәм һәртөрле башка банкалар аша түләүгә караганда күпкә отышлы булачак, дип бел­дерде ТР Министрлар кабинетында узган брифинг­та ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. 2014 елда Татарстанда дәүләт хезмәтләре порталы аша якынча 2,3 млрд сумлык түләүләр башкарылган. Минзәлә районы буенча мон­дый төр хезмәттән файдаланучылар әлегә күп түгел һәм комиссиясез түләүләр программасы да әлегә эшләнү стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International