Шәһәребездә узган ел оешкан территориаль җәмәгать үзидарәләре эшчәнлекләрен дәвам итәләр. Иң беренче чиратта ТОС җитәкчеләре үз участокларындагы йортларны йөреп чыгып, анда яшәүчеләрнең социаль хәле белән танышалар. 1 нче санлы ТОС җитәкчесе Гөлфия Хәлимова сүзләренә караганда, аның участогында якынча 4 меңнән артык кеше яши. Ул үзенең участогындагы аз керемле, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрне барлап чыккан, шуларга кием-салымнар җыюны да оештыра. Кайбер мәсьәләләрне хәл итү өчен шәһәр Советы депутатларына да мөрәҗәгать итә. Яңа ел алдыннан депутатлар ярдәме белән шундый 10 гаиләгә Яңа ел бүләкләре тапшырылган.