ПОЛИСЛАР ЯҢАРТЫЛА

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
Иске үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полис­лары гамәлдә булса да, рай­он халкы аларны яңасына бик актив алыштыра башла­ган. “АК БАРС-Мед” Имини­ят Компаниясе”нең Минзәлә районындагы вәкиллегеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүгенге көнгә 9 меңнән артык яңа полис халыкка тапшырыл­ган. Һәр кеше үзе мөрәҗәгать итәргә тиеш, үзе белән паспорт, иминият таныклыгы (СНИЛС) һәм иске үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисла­ры булу зарур. Мөрәҗәгать итү белән, яңа полис тапшырыл­мый, бер ай көтәргә кирәк, ә бу вакытка вакытлыча полис бирелә. Район халкының 26 меңгә якын булуын исәпкә ал­сак, иминият компаниясенә эш җитәрлек әле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International