Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Минзәлә оешмасы “Киртәләрсез тормыш” социаль проектында катнашып, 103 мең сумлык грант отты. Әлеге акчаларга компьютер һәм оргтехника, йөгерү юлы, велотренажер, кыршау, туплар, скакалка, эспандер кебек спорт җиһазлары алынды.
Бүгенге көндә Минзәлә сукырлар җәмгыятендә 162 кеше исәптә тора. Җәмгыять әгъзалары актив һәм кызыклы тормыш рәвешен алып бара. Атнага бер тапкыр – чәршәмбе көннәрендә, тематик кичәләр уздырыла. Мисал өчен, алдагы атналарда өлкән яшьтәге пенсионерлар романслар конкурсында катнаштылар. Җәмгыять әгъзалары аерым-аерым да, төркемләп тә татар һәм рус телләрендә җырлар башкардылар. Февральдән башлап җәмг- ыять әгъзалары мавыгып физик культура белән шөгыльләнә башладылар. Интеллектуаль һәм аз хәрәкәтләнү таләп итә торган шахмат, шашка кебек уеннар белән генә чикләнеп калмыйча, күп көч, энергия таләп итә торган спорт төрләре белән дә шөгыльләнә өлкәннәр.