Чит илләр безгә санкцияләр керткәч, алар белән көндәшлек итә алырлык продукция җитештерү өчен авыл җирлегендә һәм хуҗалыкта булган барлык резервларны эшкә җигәргә кирәк.
Күтәренке кәеф белән
Һәр елдагыча, без барлык минзәләлеләрне чакырып, күңелле Чыршы бәйрәме оештырдык, безнең хезмәтчәннәр чыршыны бизәде һәм кар сыннары ясады. Махсус конкурста республика күләмендә икенче урынны яуладык һәм 200 мең сум күләмендә акча белән бүләкләндек. Яңа елны күтәренке кәеф белән каршы алдык, куйган максатларыбызга да ирешәбез. Авыл халкын шактый кырыс табигать шартлары белән сынаган узган елда без ит һәм сөт җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирештек. Бер сыердан савылган сөтне 4743 килограммга җиткердек. Барлыгы 2656 тонна сөт җитештереп, эшкәртү предриятиеләренә озаттык. Сөт җитештерүне 2013 елга караганда 20 процентка арттырдык. Сөт сатудан гына да 47 миллион сум акча керде. Ит җитештерү буенча да эшләребез яхшы гына Хуҗалыкта 130 кеше хезмәт куя, аларның уртача хезмәт хакы 18000 сумны тәшкил итә һәм айныкы айга вакытында биреп барыла. Пенсия фондына взносларны һәм башка төр салымнарны да вакытында түләп барабыз.
2014 елда 23 миллион сумга техниканы яңарту бәхетенә ирештек. Ел саен ындыр табагында нинди дә булса складларны яңартабыз, 2014 елда 4000 тонна сыйдырышлы 2000 квадрат метрлы склад төзедек. Савым сыерлары өчен 100 башка исәпләнгән сыерлар торагына капиталь ремонт ясадык. Су программасы буенча, авыл халкын су белән тәэмин итү максатыннан, көздән үк өстәмә рәвештә су башнясы утырттык. Быелдан башлап, ферма маллары өчен аерым, авыл халкы өчен тагы бер башня хезмәт күрсәтәчәк.
Өстенлекле тармак
Хуҗалыкта заманча техника һәм гади крестьян технологияләрен кулланып, алдагы елларда терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру максатында, төзелеш цехын реконструкцияләп, тагы бер терлекчелек торагы булдырачакбыз. Калтакта яшь бозаулар өчен төзи башлаган европа дәрәҗәсендәге торакны сафка бастырачакбыз. Әмма малны ишәйтүгә, продуктлылыкны күтәрүгә токымчылык эшчәнлеген яхшыртканда гына ирешеп була. Чөнки, белүебезчә, токымсыз малны ничек кенә яхшы итеп тәрбияләмә, хәтта фермаларны еллар дәвамында фәкать сыйфатлы азык белән тәэмин итеп торсаң да, нәтиҗәсе башың күккә тиярлек итеп шатландырмый. Продукт бирүчәнлеге бер чамадан арт- мый. Без нәсел эше белән нык- лап шөгыльләнәбез. Киров өлкәсенең бер хуҗалыгыннан елга 9-10 тонна сөт бирүчән нәселле таналарны сатып алу өчен сөйләшүләр алып барыла, тиздән аларны алып кайтачакбыз. 5-6 елдан соң безнең хуҗалыкта күп сөт бирүчән нәселле сыерлар гына калачак. Үзебезнең сыерларның продукт бирүчәнлеген тизләтү өчен сыерларны европа методы һәм американский сперма белән каплатабыз. Хуҗалыгыбызда сыерларны ясалма орлыкландыру көн таләбенә әйләнде. Узган ел бу максатлар өчен 1800 доза сперма сатып алынды.
Барыбыз да белеп торабыз: бүгенге көндә банкларда процент ставкалары артты һәм еллык 37 процентка чаклы үсте күп кешенең әлеге сумманы түләп барырга хәленнән килми. Кредит ставкалары авыл хуҗалыгы тармагына тискәре йогынты ясый. Шуларны истә тотып, без шушы вариантны кризистан чыгуның бер юлы дип саныйбыз. Чөнки, ишек алдына кайтарып куелган печән, салам, пай җиренә бушлай бирелгән икмәк, хуҗалыкның бушка бирелгән көтүлек җирендә (халык терлек асрасын өчен 150 гектар басуны көтүлеккә бирдек) үстереп, үгезләрне ким дигәндә 70 меңгә, бикәч бозауларны үстереп, бозаулатып файдасын күреп яшәргә мөмкин. Шәхси хуҗалыкта көнгә 1200- 1300 грамм үсеш алганда да көн саен гаилә бюджетына 195-200 сум акча кереп барачак дигән сүз. Гаилә бюджетын алдан планлаштыра белгән кешегә менә дигән кулай вариант бу.
Хуҗалыкта без 260 баш үгезне симертүгә куйдык, өстәмә рәвештә хуҗалык кассасына 17 миллион сум күләмендә керем керәчәк. Шул ук вакытта өч кешегә өстәмә рәвештә даими эш урыны булдырылды. Аларга ким дигәндә 18 мең сум күләмендә хезмәт хакы түләнәчәк, гаиләсен туендырачак. Доллар бәясе күтәрелгәч, кибетләрдә товарлар 30 процентка күтәрелде. Сөт бәяләре күтәрелеп китсә, хезмәт хакын да 20 процентка арттыру мөмкинлеге булачак.
Үзебездә мал сую цехы яки мәйданчыгы төзиячәкбез.
Авыл хуҗалыгында җитеш- терелә торган барлык төр продукциянең яртысы-шәхси хуҗалыклар өлешенә туры килә. Бу төр продукцияне вакытында һәм табышлы итеп сата белергә дә кирәк. Анысы исә транспорт, сәүдә урыннары һәм башка әллә никадәрле өстәмә эш-мәшәкать дигән сүз. Иртәдән алып кичке караңгыга кадәр хуҗалык мәшәкатьләре белән мәш килүче, шәхси хуҗалыгында продукция җитештерүче авыл кешесенең моңа вакыты да, көч-куәте дә калмый. Димәк, табышка эшләр өчен продукция җитештерүчеләргә дә берләшергә кирәк.
Җирдә эшләсәң – яшәргә була. Җир булганда, терлек барда рәхәтләнеп эшләп, балда, майда йөзәчәкләребез алда әле.
Эшлекле тәкъдим
Кризистан чыгуның тагын бер юлы бар бездә. Авыл җирендә сыер, кош-корт һәм терлек тоткан кешегә илдә булган кризисның тәэсире сизелмәячәк. Әйе, бездә соңгы елларда күп гаиләләр мал-туарын киметте, бәя түбән, алыпсатарлар очсыз хакка алып китәләр иде. Бүгенге көндә итнең бәясе 280-290 сумга җитте, терлек сораучы да бик күп: чит регионнардан, хәтта Казахстаннан мал эзләп безнең хуҗалыкка хәтле килеп җиттеләр. Хуҗалыкта без терлек караучыларга бөтен шартларын тудырабыз. Яңа туган бозауларга өч айга чаклы көн саен алты литр сөт эчертәбез. Өч төрле прививка, бик кыйммәт торган американский вакциналар, уколлар ясап, мөгезләрен яндырып, туклыклы витаминнар ашатып көнгә 800 грамм үсеш биргән бозауларыбызны читкә җибәрәсем илми. Бездә бозау караучылар Фәнзия Сәлимгәрәева, Альберт Хафизов, Марина Шайхаттарова, Лариса Кугубаева бозауларны яшь бала кебек тәрбиялиләр. Бу максаттан безнең үзебезнең проект-программаларыбыз бар. Шуларның берсе – авыл халкына буаз таналарны ике елга түләү шарты белән бирү, ягъни ай саен бүлеп түләп ике елда түләп бетерү. Әлеге программа бездә күптәннән эшләп килә. Ә икенче программабыз – бозауларны дүрт айда түләү шарты белән бирү, ягъни процентсыз кредит дип атала.
Хуҗалыкта эшләүчеләргә, бюджет хезмәткәрләренә, авыл халкына һәм тирә- яктагы авыл кешеләренә шушы программа буенча бирегә 100 баш үгез, 100 баш бикәч бозавыбыз бар. Февраль ае башлану белән әлеге программа эшли башлаячак.
акцент
Хуҗалык кассасына кергән 54 миллион сум акча кеременең 87 проценты терлекчелеккә туры килә. Алдагы елда хуҗалыгыбызда сыерларның баш санын бер меңгә җиткерәчәкбез. Хуҗалыкның беркемгә бернинди әҗәте юк. Бүгенге көндә язгы чәчү өчен 50 тонна катлаулы ашламабыз бар, шулай ук язгы чәчү өчен ягулык-майлау материаллары җитәрлек.
Радик ФАТТАХОВ,
“Заиковский” хуҗалыгы җитәкчесе