Кризистан чыгуның тагын бер юлы бар бездә. Авыл җирендә сыер, кош-корт һәм терлек тоткан кешегә илдә булган кризисның тәэсире сизелмәячәк. Әйе, бездә соңгы елларда күп гаиләләр мал-туарын киметте, бәя түбән, алыпсатарлар очсыз хакка алып китәләр иде. Бүгенге көндә итнең бәясе 280-290 сумга җитте, терлек сораучы да бик күп: чит регионнардан, хәтта Казахстаннан мал эзләп безнең хуҗалыкка хәтле килеп җиттеләр. Хуҗалыкта без терлек караучыларга бөтен шартларын тудырабыз. Яңа туган бозауларга өч айга чаклы көн саен алты литр сөт эчертәбез. Өч төрле прививка, бик кыйммәт торган американский вакциналар, уколлар ясап, мөгезләрен яндырып, туклыклы витаминнар ашатып көнгә 800 грамм үсеш биргән бозауларыбызны читкә җибәрәсем илми. Бездә бозау караучылар Фәнзия Сәлимгәрәева, Альберт Хафизов, Марина Шайхаттарова, Лариса Кугубаева бозауларны яшь бала кебек тәрбиялиләр. Бу максаттан безнең үзебезнең проект-программаларыбыз бар. Шуларның берсе – авыл халкына буаз таналарны ике елга түләү шарты белән бирү, ягъни ай саен бүлеп түләп ике елда түләп бетерү. Әлеге программа бездә күптәннән эшләп килә. Ә икенче программабыз – бозауларны дүрт айда түләү шарты белән бирү, ягъни процентсыз кредит дип атала.
Хуҗалыкта эшләүчеләргә, бюджет хезмәткәрләренә, авыл халкына һәм тирә- яктагы авыл кешеләренә шушы программа буенча бирегә 100 баш үгез, 100 баш бикәч бозавыбыз бар. Февраль ае башлану белән әлеге программа эшли башлаячак.