Авыл җирендә продукция кытлыгына, аңа бәяләрнең нык үсүенә каршы торуның бер генә юлы бар – үзең мал тоту. Шул күзлектән чыгып караганда, авылларда кризиска каршы тору программасы нигезендә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең ишек алларында өч баш мөгезле эре терлек симертелергә куелачак. Татарстан, район бюджетыннан акча алып эшләүчеләр саны авылларда 728 кешегә җитә икән.
Беренче графа – авыл җирлекләре исеме, икенче – 2014 елның 1 гыйнварына булган мөгезле эре терлекләр саны, өченче – шул исәптән 2014 елның 1 гыйнварына булган сыерлар саны, дүртенче – 2015 елның 1 гыйнварына булган мөгезле эре терлекләр саны, бишенче – 2015 елның 1 гыйнварына булган сыерлар саны
Наратлы Кичү 612 236 685 273
Байлар 582 232 600 232
Кадрәк 424 170 600 190
Тәкермән 387 151 390 153
Яңа Маҗын 385 252 401 294
Иркәнәш 362 171 368 180
Байлар 582 232 600 232
Урыс 279 178 302 184
Хуҗәмәт 251 95 254 96
Коноваловка 234 143 237 143
Аю 232 94 224 97
Воровский 63 45 63 45
Сыерлар санын киметкәннәр
Әтрәкле 820 273 798 270
Бикбау 375 164 307 138
Иске Матвеевка 252 133 250 125
Николаевка 216 115 220 108
Мәлкән 185 73 190 65
Юшады 125 45 125 41
Иске Маҗын 119 40 124 39
Юртау 56 14 52 13
Тиешле авырлыкка җиткерү өчен бер үгезгә 1,5 тонна печән, 1,5 тонна фураж, 2 тонна салам кирәк. Хуҗалыкларда сатып алу бәясе төрлечә. Итнең сату бәясен һәркем белә.