Республика һәм район җитәкчелегенең авылда яшәүчеләр алдына куйган иң зур таләбе – шәхси хуҗалыкларда мал санын арттыру.
570 кеше яшәүче Иске Маҗын авыл җирлегендә 124 мөгезле эре терлек бар, шуларның өчтән бере генә сыерлар. Өстәвенә узган елның шушы чоры белән чагыштырсак, сыерлар кимүгә таба бара. Авыл җирлегендә үткәрелгән җыенда да район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов шушы мәсьәләне кузгатты. Әлеге җирлекнең район буенча иң түбән (район күрсәткеченнән ике тапкырга ким) күрсәткечкә ия булган җирлек икәнлеге искәртелде. Маҗынлыларга шәхси хуҗалыкларында 230-270 баш сыер асраучы Әтрәкле, Кадрәк, Наратлыкичү, Тауасты Байлар кебек авыл җирлекләре үрнәк итеп куелды.
Авыл җирлеге башлыгы Николай Пермяков чыгышында да бу хакта анализлы отчет көткән идек. Шәхси хуҗалыклар турында фәлән кадәр терлек, шуларның фәләне сыерлар бар диюдән башка мәгълүмат ишетелмәде. 210 хуҗалыклы җирлектә узган ел фәкать өч кенә кеше ЛПХ буенча кредит (710 мең сумга) алган, аның 2013 елга караганда кимрәк булуы әйтелде.
Дәүләткә сөт тапшыру буенча активистлар бу җирлектә дә бардыр бит? Дөрес, район күләмендә үткәрелүче ярминкәләрдә маҗынлылар актив катнаша. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы да әйтеп үтте. Анда катнашучыларны, табыннар муллыгын арттыруга үзләреннән өлеш кертүчеләрнең исемнәре әйтелсә, зыян итмәс иде. Шушы ук көнне Яңа Маҗын авыл җирлегендә булган җыенда, мәсәлән, дәүләткә иң күп сөт тапшыручылар аталды. Ә Воровский исемендәге авыл җирлегендә дәүләткә иң күп сөт сатучыларны, активистларны бүләкләделәр. Шуңа охшаш традицияләрне Иске Маҗын, яки башка авыл җирлекләрендә дә кертергә мөмкин. Район башлыгы урынбасарының “Терлекләрне арттыру буенча барлык резервларны хәрәкәткә китерергә кирәк” дигән фикерен искемаҗынлылар үз алларына куелган бурычларның берсе буларак кабул итсеннәр иде.
Җирлектә эшмәкәрләр, фермер хуҗалыклары да бар. Шуларның берсе – күп еллардан бирле уңышлы гына эшләп килүче Рәүф Хәбиев. Җыенда ул үзенең эшчәнлеге турында рәхәтләнеп сөйли алыр иде. Яисә шушы җирлектә 800 гектарда (!) бөртекле ашлык үстерүче Владимир Урошников. Аның да әйтәсе сүзләре табылыр иде, мөгаен.
Авыл тормышын җанландыруда таяныч булырга тиешле авыл Советлары депутатларының эшчәнлеге турында тыңлау түгел, авыл халкының аларның барысын да (биредә алар җидәү) мондый җыеннарда күргәне дә юк.
Районыбыздагы бердәнбер кадетлар интернат-мәктәбе шушы җирлектә урнашкан. Һәрвакыттагыча, бу юлы да җыен башланыр алдыннан авыл халкы кадетларның концертын карап хозурланды. Аларга мактау сүзеннән башка тагын нәрсә әйтергә мөмкин, тырышканнар! Николай Леонидович үзенең чыгышында төзекләндерү буенча башкарылган эшләр турында сөйләгәндә бюджет хезмәткәрләренең, укучыларның өлешен билгеләп үтте. Алар көче белән авылдагы һәйкәл территориясе койма белән әйләндереп алынган, кадетлар мәктәбе территориясенә агачлар утыртылган.
Кайсы гына җирлекне алсак та, хәл итәсе мәсьәләләр булмый калмый. Биредә дә Иске Маҗын авылында күперне төзекләндерүгә, авыл эчендәге юлларның торышына, көнкүреш калдыклары түгүгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәсе бар диеп искәртелде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, теге яки бу проблемаларны авыл халкының үз көче белән хәл итә алырлыклары да була. Моңа мисал итеп үзара салым түләүне керткән Әтрәкле, Хуҗәмәт авыл җирлекләрен китерергә була. Бу очракта республика бюджетыннан үзара салым суммасыннан 4 тапкырга күбрәк күләмдә акча бүлеп бирелә. Шушы акчага җирлектәге нинди дә булса проблеманы чишү мөмкинлеге туа. Мондый яңалыклар ту рында җирлектә яшәүчеләргә әледән-әле аңлатып китү дә артык булмас иде.
сан
Иске Маҗын авыл җирлегендә узган ел дүрт бала дөньяга килгән, 12 кеше вафат булган. 20 урынлы балалар бакчасына 14 бала йөри. Иске Маҗын авылында – 386, Холодный Ключта – 173, Гришкинода 11 кеше яши.