Кадастр бәясеннән риза булмасаң...

2015 елның 6 феврале, җомга

Яңача салым түләгәндә милекнең кадастр бәясе мөһим роль уйнаячак. Салым түләүчеләр дәүләт тарафыннан билгеләнгән кадастр бәясеннән канәгать булмыйча, үз милкенең кадастр бәясе бәхәсле дип тә санарга мөмкиннәр. Бу очракта нишләргә соң? Бу сорауга җавап алу өчен без ТР буенча Росреестр идарәсенең Минзәлә бүлеге начальнигы Елена КӘЛИМУЛЛИНАга мөрәҗәгать иттек.

– Елена Николаевна, үз милкеңнең кадастр бәясен кайдан белеп була?

– Милек белән бәйле булган мәгълүматларны Рос­среестр идарәсенең www.Rosreestr.ru сайтыннан алырга була. Моннан тыш, кадастр бәясе бинаның ка­дастр паспортында языла, шулай ук Кадастр һәм Кар­тография Федераль Службасы аша да белергә була.

– Салым түләүчеләр билгеләнгән кадастр бәясеннән риза булмасалар кайда мөрәҗәгать итә алалар?

– Әлбәттә, салым түләүченең үз милкенең кадастр бәясе бәхәсле дип санарга тулы хокукы бар. Бу очрак­та алар судка мөрәҗәгать итә, яки бу мәсьәләне судка бармый гына да хәл итә алалар. Моның өчен “Бәяләү эшчәнлеге”н алып баручы комиссия төзелә. Мондый комиссияләрнең кайда урнашуы хакында шулай ук Росреестрның рәсми сайтыннан белергә була. Әгәр дә инде гражданин комиссия билгеләгән кадастр бәясе белән дә риза булмаса, ул чагында арбитраж судка мөрәҗәгать итә. Язма дәгъва РФ субъектының баш­карма власть органына бирелә, анда Дәүләт кадастр бәяләве буенча азаккы нәтиҗә чыгарыла.

Мондый аңлашылмаучанлыклар булмасын өчен милеккә салым түләүче физик затларга үзләренә теркәлгән объектларга вакытында ревизия үткәрергә һәм кадастр бәясен алдан ачыкларга киңәш итәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International