Әдәбиятны яратмыйлармы, әллә белмиләрме?

2015 елның 6 феврале, җомга

Быел 86 чыгарылыш укучысы БДИ бирәчәк. Аларның барысы да фәннәрне сайладылар. 86 укучының барысы да рус теле буенча БДИга кертелгән.

Чыгарылыш укучыларының математика буенча база һәм профиль вариантын бирергә мөмкинлеге бар. Беренчесен сайлаганнар гуманитар юнәлеш буенча гына керә алалар. База дәрәҗәсендә фәнне 5 кеше, профиль дәрәҗәсендә 65 кеше, 16 кеше база һәм про­филь дәрәҗәсендә бирәчәк. Физиканы – 31, химияне – 7, информатиканы – 9, биологияне – 9, тарихны – 12, географияне – 2, инглиз телен (язмача һәм телдән) – 3, җәмгыять белеменнән – 45 укучы бирәчәк.

– БДИ 1 нче мәктәптә үтәчәк. Бүгенге көндә имтихан бирергә кабинетларны әзерлиләр. Кояш төшә торган тәрәзәләргә жа­люзига заказ бирделәр, инглиз теленнән телдән имтихан тап­шыру өчен микрофон, науш­никлар сатып алыначак. Быел онлайн режимында видео күзәтү булачак, шулай ук БДИ бирүчеләр металл детектор аша керәчәкләр,– дип хәбәр итә мәгариф бүлегенең баш белгече Әлфия Солтанова.

 сүз уңаенда

Быел татар һәм рус тәдәбияты, немец һәм татар теле “үги”ләр рәтенә кергән. Укучылар бу пред­метлар буенча имтихан сайламаганнар.

Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International