СТУДЕНТЛАР КВНГА ӘЗЕРЛӘНӘ

2015 елның 6 феврале, җомга

Яшьләр мохитендә үзешчән сәнгать жанрында популяр бул­ган иң яхшы традицияләрне үстерү һәм буш вакытларын файдалы уздыруда яңа фор­маларны куллану максатыннан Минзәләдәге урта махсус уку йортлары студентлары арасын­да апрель аенда КВН уздыры­ла. Команда составына 10 кеше кертелергә һәм сайлап куелган капитаны булырга тиеш. Коман­далар үзара “Визитка”, “Размин­ка”, “СТЭМ”, “Музыкаль конкурс” (клип), “Өй эше” кебек конкурс­ларда көч сынашачаклар.

Катнашырга теләк белдергән һәр уку йорты, команда соста­вын билгеләп, март аена кадәр заявкаларын Строительләр урамы, 20нче йорт адресы бу­енча урнашкан күппрофильле “Веста” яшьләр үзәгенә тап­шыра яки vesta-mmc@mail. ru электрон адресына җибәрә ала. Хәбәрләшү өчен телефон: 3-12-43.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International