ЭШЛӘҮ ӨЧЕН РӨХСӘТ КИРӘКМИ

2015 елның 6 феврале, җомга

Агымдагы елның 2 гыйнварыннан көченә кергән документның – Әрмәнстанның Евразия икътисадый союзы турындагы килешүгә кушылуын Минзәлә районында вакытлыча яшәүче һәм эшләүче әрмәннәр дә ( ә алар бездә 72 кеше) бик җылы кабул итте.

Моңа кадәр бу канун Укра­ина, Беларусь, Казахстан илләре гражданнарына гына кагыла иде. Әлеге килешү нигезендә Россиягә эшкә килгән Әрмәнстан Республика­сы гражданнары рөхсәт бирүче документлар тапшырудан азат ителәләр. Әлеге гражданнар һәм аларның гаиләләренең Россия территориясендә вакыт­лыча яшәү вакыты эш бирүче белән төзелгән килешүгә һәм гражданлык-хокукый килешүгә бәйле. Бу килешүләр вакытын­нан алда өзелә икән, 90 тәүлек узганнан соң 15 көн эчендә алар яңа килешү төзи алалар. Шулай ук алар Россиягә килгәннән соң 30 тәүлек дәвамында мигра­ция учетына басудан да азат ителәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International