1. Пәйгамбәребезнең исеме ничек?
2. Пәйгамбәребезгә кем исем кушты?
3. Ул ничәнче елны дөньяга килгән?
4. Пәйгамдәребез туган елны башка төрле ничек дип атыйлар? (... елы).
5. Ул кайсы шәһәрдә туды?
6. Пәйгамбәребезнең әтисе һәм әнисе кем исемле булганнар?
7. Көрьән иңдерелгәнчегә кадәр пәйгамбәребезнең һөнәре нинди булган, ягъни нинди эшләр эшләп көн күргән?
8. Ул ничә яшендә өйләнә?
9. Беренче хатынының исеме ничек?
10. Пәйгамбәрнең ничә баласы булган?
11. Аның кыз балаларының исемнәрен санап китегез.(1-...2-...3-...-...)
12. Аның ир балаларының (улларының) исемнәрен санап китегез.
13. Азан – нәрсә ул?
14. Пәйгамбәребезнең мөәззине (азан әйтүчесе) булган, аның исеме ничек?
15. Корьән – нәрсә ул?
16. Беренче Көрьән аятләре Пәйгамбәребезгә ничә яшендә иңдерелә башлаган?
17. Пәйгамбәребезгә вәхине (Көрьән аятләрен) нинди фәрештә җиткерде, аның исемен языгыз.
18. Беренче Көрьән аятләре иңдерелгән тау куышлыгы (пещера) ничек атала.
19. Көрьән ничә ел дәвамында иңдерелде?
20. Иң беренче иңдерелгән 5 аятнең мәгнәсен языгыз.
21. Кемнәр алар cәхәбәләр?
22. Танылган cәхәбәләрнең исемнәрен атап китегез.
23. «Хиҗрәт» cүзенең мәгънәсен аңлатыгыз.
24. Пәйгамбәребез ничә яшендә хиҗрәт кылды.
25. Пәйгамбәребез кайсы шәһәргә хиҗрәт кылган.
26. Кемнәр алар мөхәҗирләр?
27. Кемнәр алар ансарлар?
28. Бөтен пәйгамбәрләргә дә, Аллаһ тәгәлә, пәйгамбәрлекләрен раслау өчен могҗиза биргән, Мөхәммәд пәйгамбәргә нинди могҗиза бирелде?
29. Кем ул мөселман?
30. Бернче булып Ислам динен кемнәр кабул итте, исемнәрен санап китегез.
31. Пәйгамбәребезнең исеме нәрсәне аңлата?
32. Пәйгамбәребезнең иң якын иптәше кем булган, аның исемен языгыз.
33. Аллаһының илчесе ничә яшендә вафат була?
34. Ул кайсы кайсы шәһәhәрдә үлде, һәм күмелде?
35. Пәйгамбәребез кайда күмелде?
36. Пәйгамбәребез заманында нинди сугышлар булды?
37. Өхет сугышында ничэ cәхабә үлде?
38. Ни өчен мөселманнар өхет сугышында күп югалтулар кичерәләр?
39. Хандак сугышында нәрcә булды?
40. Дүрт тугры хәлифнең исемнәрен атап китегез.
41. Ислам динендәге беренче төзелгән мәчетнең исеме ничек?
42. Бәдр сугышы ничәнче елны була? (Җ: хиҗрәтнең 2 елы, 17 Рамазан, (м: 624 ел) ).
43. Бу сугышта кемнәр җиңде?
44. Бәдр сугышында ничә мөселман һәм ничә мөшрик үлде?
45. Пәйгамбәребез үлгәннән соң, аның туганнары арасыннан беренче булып кем вафат булды.
46. Мәккәне яуларга дип Пәйгамбәребез ничә мең сәхәбә белән юлга чыга. (Җ:10 000 сәхәбә)
47. Хиҗри календарь белән Мәккә шәһәре ничәнче елны мөселманнар кулына төшә. (Җ:8 ел)
48. Пәгамбәребез көннең кайсы вакытында вафат була? Иртәнме? Көндезме? Киченме? Төнләме?
49. Пәйгамбәргә беренче Көръән аятләре иңдерелә башлаганнан соң 10 ел вакыт үткәч “кайгы елы” була, бу ел ни өчен шулай аталды?
50. Пәйгамбәребезнең оныкларының исемнәрен языгыз.