Иҗади конкурс

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

Якынлашып килүче истәлекле дата – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Минзәлә” мәгълүмати мөхәррият үзәге каршында эшләп килүче “Сибелә чәчәк” әдәби-иҗат берләшмәсе ике номинация буенча иҗади конкурс игълан итә:

“Сугыш чоры балалары” – бу номинациядә бала чагы авыр сугыш чорына туры килгән өлкән буын вәкилләре үз истәлекләре белән уртаклаша ала.

“Бөек Җиңүгә багышланган иң яхшы шигырь” номинациясендә катнашучыларның яше чикләнмәгән. Алар үз шигырьләрендә сугыш чоры белән бәйле бул­ган вакыйгаларны, лирик кичерешләрен чагылдыра алалар.

Рус яки татар телендә язылган иҗат җимешләрен 1 майдан да соңармыйча электрон формада (яки флеш­кага яздырып) берләшмә җитәкчесе Наҗия Пучковага тапшырырга кирәк. Җиңүчеләрне призлар көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International