Районыбыз биш Советлар Союзы Герое, ике Дан орденының тулы кавалеры белән горурлана ала.
6 февраль көнне Кадрәк мәктәбенең спорт залында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм Советлар Союзы Герое Фәхрази Галиев истәлегенә багышланган район федерациясе кубогы призына татар-башкорт милли көрәше буенча команда беренчелеге уздырылачак. Бу чара уңаеннан геройның Тукай районы Боерган авылында яшәүче улы Рафис, Җәмәк авылында яшәүче килене Фәимә (геройның улы Рафак вафат), Яр Чаллыдан оныгы Әнисә чакырылачак.