Теннис ярышы узды

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

“Олимп” теннис үзәгендә районыбызның оешма һәм предприятияләр арасында өстәл теннисы буенча ярыш узды.

1 нче урында – “Олимп” спорт мәктәбе, 2 нче – тикшерү изоляторы, 3 нче урынны “Изыскатель” оешмасы алды. Барлыгы ярышларда 13 коман­да катнашты. Шәхси беренчелектә җитәкчеләр арасында 1 нче урынны Тимур Яруллин яулады (тикшерү изо­ляторы), 2 нче урын “Олимп” үзәге ди­ректоры Владимир Барановта, 3 нче мактаулы урында Илгизәр Шагалиев (район башкарма комитет җитәкчесе), хезмәткәрләр арасында 1 нче урынны Олег Ситдиков яулады (“Олимп”), 2 нче урында Андрей Гурьев (“Изыскатель”), 3 нче урын – Фәния Григорьева (суд).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International