АУЧЫЛЫК БИЛЕТЫН – ЭЛЕКТРОН ЮЛ АША

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аркылы (https://uslugi.tatar.ru) халыкка электрон рәвештә хезмәтләр күрсәтү артканнан артып бара. Декабрь аенда кулланылышка тагын бер яңа хезмәт – бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетларын алу һәм алар­ны гамәлдән чыгару хезмәте өстәлде. Аучылык билеты гари­за биргәннән соң биш эш көне дәвамында әзер була. Билетны Казан шәһәре, К.Тинчурин ура­мы, 29 йорт адресы буенча яки дүшәмбе көннәрендә Минзәлә шәһәре, Октябрь урамы, 6 нчы йорттан барып алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International