Воровский исемендәге авыл җирлегендә пенсия яшендә булсалар да, үз ихаталарында мал күп асраучы, маллар санын арттыра баручы, хезмәтләре һәм тормышлары белән үрнәк булган гаиләләр аз түгел.
Авыл җыенында авыл җирлеге башлыгы Әлфия Латыйпова шундый гаиләләрнең исемнәрен атады. Әйтик, Рифкать һәм Альфира Нуриевлар (сулдагы рәсемдә) шундыйлардан. Бу гаилә җир эшкәртә, кибет тота, 6 баш мөгезле эре терлек асрый, җәмәгать тормышында актив катнаша. Камаловлар гаиләсе дә тырышлыгы белән хөрмәт казанган. Гаилә башлыгы Зәет Зәки улы җиденче дистә белән баруына да карамастан, 10 гектар җир эшкәртә, ихатасында 7 баш малы бар. Анна Саерханова шулай ук күпләп мал тота. Яшьләрдән Кәлимуллинар, Фәтхутдиновлар гаиләләре макталды. Гөлнур Гаврилова бик күпләргә тырышлыгы белән өлге. Ул бер ялгызы өлкән яшьтәге әнисен тәрбияли, ихатасында берничә баш мал тота.
Бюджет оешмасында эшләү- челәрдән балалар бакчасы пешекчесе Ольга Рәхимова үз гаиләсе белән шәхси хуҗалыкларында алты башка якын терлек тота. Алар тормыш иптәше Мәгъсүм Рәхимҗан улы белән тырыш хезмәт куялар, сугыш ветераны, 90 яшьлек әтиләрен тәрбиялиләр.
– Авыл җирлегенең бүгенге бурычы – шәхси хуҗалыкларда маллар санын киметмичә, җитештерүне арттыруга ирешү, – ди авыл җирлеге башлыгы Әлфия Латыйпова.
.png)
Тырыш хезмәтләре белән аерылып торган Нуриевлар, Рәхимовлар гаиләләре, шулай ук Асия Галимуллина (уңдагы рәсемдә), Александр Чумаков район башлыгы кулыннан бүләкләр алды бу көнне.
Флүрә МУСИНА