Эшләмичә ятучылар да бар

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

Аю авыл җирлегендә 304 хуҗалык исәпләнә, аларда 692 кеше гомер итә. Җирлектәге халыкның 171е – пенсионерлар, 21е – тыл ветераннары, бюджет сферасында 41 кеше хезмәт куя.

Җирлек халкы 132,6 тонна сөтне эшкәртү предприятие- сенә озаткан. Шулай ук Аю авыл җирлеге халкы Минзәлә һәм Чаллы шәһәрләрендә үткән ярминкәләрдә бик теләп катнаша, барлыгы 143 мең сумлык авыл хуҗалыгы про­дукциясе сатканнар. 2014 елда җирлекнең 32 кешесе 1055 мең сум күләмендә банклардан кредит алган. Әлеге кредитлар­ны авыл халкы терлек абзары, хуҗалык төзелешенә һәм тер­лек алу өчен тоткан.Җирлектәге эшмәкәр Гарапова Раушания гаилә фермасы оештырып, үгезләр симертүгә махсуслаш­кан. Шулай ук Илфак Борһанов та Маткауш авылында буш уча­стокны алып, теплица корды һәм ул анда берничә ел дәвамында кыяр үстереп җирлек халкын, Минзәлә һәм Чаллы кибетләрен яңа үскән кыяр белән тәэмин итә.

Җирлек халкының пай җирләре 2006 елда “Вамин-Минзәлә” агрофирмасына бирелгән һәм ул килешү ниге-зендә “Сөт иле- Минзәлә” филиалына кабаттан 2014 елда рәсмиләштерелде. Пай җирләре өчен өч центнер күләмендә ашлык бирелгән.

Җирлектәге “Сөт иле- Минзәлә” филиалының “Якты юл” бүлекчәсендә 63 кеше хезмәт куя, аларга хезмәт хакы бирү бу араларда бераз тоткар­лана. Шулай булса да, мондагы авыл халкы бик тырыш. Ферма­да бүгенге көндә һәр сыердан 12,7 кило сөт савып алына, фи­лиал буенча бу яхшы күрсәткеч. Көзгә таба бу фермада сыерлар санын арттырмакчы булалар. Маллар санын арттыргач, бил­геле инде, эшче куллар кирәк. Аю авылында эш яшендә булып та, эшсез ятучылар бар, алар эшләргә теләмиләр.

Степановка һәм Дружба авыл халкын су белән тәэмин итү, Дружба авылында Советлар Союзы Герое С.М. Тапиковның һәйкәлен ремонтлау кебек мәсьәләләр күтәрелде. Әнә бит, күрше Бикбау авылында “Батыр­лар төбәге” дигән мемориаль комплекс төзеп куйдылар. Авыл халкы берләште, бюджеттан да акча сорамадылар. Монда да шулай итеп әлеге мәсьәләне хәл итеп була бит, югыйсә.

”Сөт иле-Минзәлә” филиа­лы җитәкчесе Илдус Сәүбәнов Аюда күрсәткечләрнең әйбәт булуын искә алды, филиал бу­енча финансларны (беренче чиратта хезмәт хакы) берен­че булып биредә биреләчәген әйтте. Авыл җирлегендә хокук саклау, тәртип мәсьәләләре белән полициянең участок уполномоченные кече полиция лейтенанты Ришат Шайахме­тов таныштырды. Аю гомумбе­лем мәктәбенең эше турында мәктәп директоры Айрат Гали­мов сөйләде.

 Дилфас ГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International