2014 елда республиканың Җәмәгатъ палатасы үткәргән конкурста Яңа елга әйбәт әзерләнгән дип Әтрәкле җирле үзидарәсенә үз категориясендә икенче урын бирелде һәм 200 мең сум премия белән бүләкләнде.
Бу акча, билгеле инде, паркны тагын да ямьләндерергә китәчәк. 2015 ел парклар һәм скверлар елы икәнен искә алганда бу җиңү бигрәк тә кадерле.
Әтрәкле авыл уртасындагы мәйданның акрынлап паркка әверелә башлавына Радик Фәттахов акчалары ярдәм итте. Былтыр халык белән очрашулар вакытында Дәүләт Советы депутаты Алмаз Шәрипов та үз өлешен кертте.
ҖИҢҮГӘ КҮП ӨЛЕШ КЕРТҮЧЕ РӨСТӘМ ГАЗИЗҖАНОВ ҺӘМ АНЫҢ ЯРДӘМЧЕЛӘРЕ. Автор фотосы.