Программалар бер үк булса да җыенны һәрбер авылда үзенчәлекле итеп уздыралар. Авыл халкына бер күрешү, очрашып сөйләшү җае да чыга. Бикбауда да җыен оешкан төстә үтте.
Җирлеккә өч авыл: Бикбау, Куян, Ахматовка авыллары керә. Бикбау авылындагы 333 хуҗалыкның 214 ендә, Куян авылының 30 хуҗалыкның 20 сендә, Ахматовкада 13 хуҗалыкның 7 сендә генә кешеләр яши. Җирлек буенча 572 кеше пропискада тора. Шул пропискада булган 160 кеше шәһәрдә яши һәм шунда хезмәт куялар. Узган ел җирлектә бер бала туган, 18 кеше дөнья белән хушлашкан. Җирлектә яшәүчеләрнең 38 е эш яшендә булып та эшсез яталар. Элекке хуҗалыкта ферма беткәч, маллар калмады, мал булма гач халыкка да эш юк дигән сүз. Җирлектә яшәүчеләрнең 71 процентын пенсия яшендәгеләр тәшкил итә, шулай булса да авыл яши, халык үз көнен үзе күрергә тырыша.
Бикбау авылында сарыклар көтүгә чыкмый, алар урамда йөриләр, басу таптыйлар. Бу инде бик күп еллардан бирле шулай. Җирлек җитәкчелеге әле дә булса бу мәсьәләне хәл итә алмый. Җыелышта бер апабыз авылдагы сыерларның генофонды начарлануын, сыерларны нәселле үгезләр белән каплату, яңа таналар сатып алу мәсьәләсен дә күтәрде. Әйе хәзер авыллардагы сыерларны каплату проблема түгел, моның өчен Минзәлә нәсел предприятесе карамагында эшләүче белгечләр бар, аларга заявка бирергә генә кирәк. Башлангыч мәктәп тә ябылган, хәзер алты бала Аю гомумбелем бирү мәктәбенә йөреп укый. Авылдагы Садовая урамында язгы һәм көзге пычраклардан йөреп булмый, быел бу урамга таш җәеп, юлны бераз күтәртү каралган. Шулай ук Куян авылы юлына да таш юл җәелсә яхшы булыр иде диелде җыенда. Бикбау авылында ТРның “Авылның социаль йөзен үзгәртү” федераль максатчан программасы буенча су кертү эшләре 2014 елда да дәвам итте. Авылдагы 100 өйнең эченә чаклы су кертелгән. Әлегә тыкрыкларда яшәүче авыл халкы мондый рәхәтлектән мәхрүм булып кала. Шулай ук Зеленая урамының 1165 метрына таш җәелгән. Садовая һәм Гагарин урамнарындагы багана башларына электр лампочкалары да куелган. Район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов районның иҗтимагый- икътисадый торышына анализ ясаганнан соң, авыл халкының сорауларына җавап бирде.
Дилфас ГАЛИЕВ