Пенсиянең яңа формуласы

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

2015 елның 1 гыйнварыннан мәҗбүри пенсия иминиятләве системасында пенсияләрне санау һәм гражданнарның пенсия хокукларын формалаштыруда яңа кагыйдәләр – “яңа пенсия формуласы” кертелде. Хезмәт пенсиясе ике төр пенсиягә: иминиятләү һәм тупланма өлешкә бүленә.

Агымдагы елда бер балл бәясе – 64 сум 10 тиен күләмендә билгеләнде. Теркәлгән түләү – пенсиянең теркәлгән база күләме аналогы, быел аның күләме 3935 сумны тәшкил итә. 2015 елның 1 февраленнән баллның бәясе һәм гамәлдәге түләүләр 2014 елда­гы кулланучылар өчен куелган фак­тик бәяләргә бәйле рәвештә кабат индексацияләнәчәк.

2015 елда 6,6 балл туплау да җитәчәк.

Картлык буенча пенсиягә чыгу буенча минималь стажга карата таләпләргә дә үзгәреш кертелде. Хәзерге 5 елдан ул 15 елга кадәр артачак. Пенсия балла­рындагы кебек үк моның өчен дә күчеш периоды каралган: 2015 елда таләп ителгән минималь стаж 6 елны тәшкил итәчәк һәм 10 ел дәвамында этаплап 1 елга артып барачак.

Тагын шунысын да искәртеп үтәбез: яңа пенсия формуласында баллар, хезмәт эшчәнлеге периодыннан тыш, кешенең социаль мөһим булган тормыш периоды өчен дә исәпләнеләчәк, әйтик армиядә хезмәт итү, яшь бала караган, инвалид бала һәм 80 яшьтән өлкәнрәк гражданны караган еллар өчен дә бал­лар куелачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International