Иң беренче чиратта, тираж, – дип әйтүчеләрне тынычландырабыз. Аллага шөкер, газетаны кирәк дип табучылар әлегә җитәрлек.
Былтыргы мөрәҗәгатьтән соң Мензеля.ру сайтында утыручы уникальләр, безнең социаль төркемдәгеләр саны берничә тапкырга артты.
– Хезмәт хакы, – диючеләргә җавабыбыз түбәндәгечә. Башка филиаллар белән чагыштырганда, ким-хур түгелбез. Иҗатта, финанс табуда җигелеп тартучылар әйбәт хезмәт хакы ала. Бездәге профессиональләр белән бертигез дәрәҗәдә эшләргә теләүчеләр генә күренми. Бездә иҗат кешесенә дә, техник яктан нык “продвинутый”ларга да эш урыны бар. Әмма киеренке эшләргә теләүче яшьләр генә табылмый. Алар хезмәт хакы эшләп тапканның бер өлеше генә булуын аңлап бетермиләр. Мәктәпләрдә, югары уку йортларында үзкыйммәт, табыш, хезмәт җитештерүчәнлеге турында бик өйрәтмиләр бугай. Нинди зур һәм җаваплы миссия үтәвебезне искә алганда, хезмәт хакы уртача район күрсәткечләре белән тигез булса да, күп түгел. Әмма коллектив үз хезмәтен җиренә җиткереп башкара.
– Җитәкчелекнең бәя бирүе, – диючеләргә дә җавабыбыз әзер.
2014 ел нәтиҗәләре буенча безнең коллектив газетаның сыйфатын үзгәрткән өчен “Ел лидеры” дигән исемгә лаек булды. “Татмедиа” ААҖнең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов кул куйган билгене һәркем филиал директорының кабинетында күрә ала. Әлеге фотода филиалның алыштыргысыз кадрлары булган Рөстәм Хәкимҗанов (фотога төшерде), Дилфас Галиев (отпуск чорында туган авылына кайтып киткән иде), Александра Мельникова (фотога төшәргә бик яратмый), Люция Атналина, Ринат Латыйпов (башкалар фотога төшкән мизгелдә, кибетләргә газета тараттылар) бар дип күз алдына китерегез.
2015 елда әлеге олы бәяне аклар өчен ныклап тырышасы була. Филиал экономикасының 60 проценты үзебез эшләп тапкан акчадан тора.
Әлеге материалны газетага бастырырга әзерләгәндә матбугатка кагылышлы ике зур вакыйга булды. Беренчесе – Россия матбугат көне билгеләп үтелде. Бу уңайдан Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Халыклар дуслыгы йортында журналистларны котлау чыгышында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкил- ләренең тәнкыйте аеруча зур кыйммәткә ия булуын билгеләп үтте. Тәнкыйть сүзләре тормыштагы проблемаларны ачыклау һәм аларны хәл итү юлларын эзләү мөмкинлеге бирә, – дигән фикер әйтте.
Икенче вакыйга – Франциядә үз вакытында Мөхәммәд пәйгамбәрне мәсхәрәләгән карикатуралар бастырган журналның редакция хезмәткәрләрен атып чыгулары. Бу уңайдан төрле фикерләр бар. Террор – кыргыйлар эше. Каршы як нинди генә провокациягә барса да (ә Пәйгамбәргә карикатура – провокация, журналистлар андый карикатураны башка диннәргә карата да ясаган булганнар), закон нигезендә җавап бирергә кирәктер. Редакция коллективы да террорчылар кулыннан һәлак булган журналистлар, башка кешеләр, туганнарының кайгысын уртаклаша. Әмма Украинада, Сириядә меңләгән тыныч тормышта яшәүче кешеләрнең һәлак булуы хакында Европа илләрендә ни өчендер язмыйлар. Ниндидер көчләр тәэсирендә булган террорны дингә сылап калдырмакчы булалар.
Сүз иреге дип тулы бер динне хурлау бернинди рамкаларга да сыймый. Җәмгыятьтә, шушы мөхиттә яшәп тә ул җәмгыятьтән, аның традицияләреннән азат булу мөмкин түгел. Глобализация авылларны гына түгел, милләтләрне дә кыса, диннәрдә дә үзгәрешләр бар.
Бу уңайдан Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинның “Ватаным Татарстан” газетасында басылган фикере игътибарга лаек дип саныйбыз.
– Европа хәзер күп динле, күп милләтле җәмгыятькә әйләнде. Башта ул христиан цивилизациясе өлеше иде бит. Америкада халыклар, диннәр кушыла алган булса, Европада бу барып чыкмады. Ике цивилизациянең каршылыгы яңа дәвергә керде дип әйтергә була бу очракны. Бик куркыныч тенденция бу. Моның нәрсә белән бетәчәген әйтү бик кыен.
акцент
Финанс стабильлеге генә иҗади яктан тотрыклы эшләргә терәк булачак. Шуңа райондашларга быел тотрыклы хезмәт хакы, тәвәкәлләргә үз эшләрендә яңа үрләр, район экономикасына, бигрәк авыл хуҗалыгына үсеш телибез. Район экономикасы ныклы, гаилә бюджетлары тотрыклы булганда гына журналистлар, редакциядә эшләүчеләрнең тормышы стабиль булачак.
Россиядә, Татарстанда милләтләр генә түгел, диннәр дә мең еллар бер мохитта, бер-берсен хөрмәт итеп, аралашып яшиләр. Дөньядагы аерым бер көчләргә бу ошамый. Төрле яклап селкетмәкче, түбәнсетмәкче булалар безне. Бердәм булыйк, бергә булыйк! Газета битләрендәге материаллар нәкъ менә шушы девиз астында басылачак. Районның социаль-экономик йөзе, аның кешеләре, гомумән, тормыш турында язганда да без шул принциплардан чигенмәбез.
Илдус ШАҺИЕВ