Алар районда беренчеләрдән булып үзара салым буенча эш башлаганнар. Халыкның үзара салым акчасы һәм шуңа өстәп республика хөкүмәте тарафыннан аны 4 тапкырга арттыру күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк. Документлар тапшырылган, хәзер хөкүмәттән 1 млн сум күләмендә субсидия көтәләр.
– Кризислар булып тора, әмма аннан чыгу юлларын эзләргә кирәк, – дип башлады үз чыгышын “Заиковский” хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фәттахов. – Хуҗалыктагы барлык керемнең 87 проценты – терлекчелектән кергән.
Болардан тыш 260 баш үгез симертүгә куелган, шул рәвешле өч кеше эшле булган. Бу төбәктә дә киләчәктә сугым цехы яисә мәйданчыгы төзергә уйлыйлар.
Район башлыгы Айдар Салахов Әтрәкле җирлегендә болын җирләренең булмавы сәбәпле, башка болынлыклардан печән чабуны оештырырга тәкъдим ясады, ярдәм итәчәкбез диде.
Су белән тәэмин итү һәм урамнарны яктырту да даими контрольдә. Авылда мәктәп төзү зарури. Көнкүреш калдыкларын полигонга чыгару, тулган үләт базлары урынына махсус контейнерлар белән җиһазланган урыннар булдыру, терлек санын ике тапкыр арттыру, эш урыннары булдыру, яшьләрне авылга җәлеп итү – бу елга җирлек алдына куелган бурычлар әнә шундый.
Халык җыенда актив булды. Калтак балалар бакчасы мөдире Раиса Асманова элеккеге клуб бинасын яраклаштырып төзелгән балалар бакчасының түбәсеннән су үтүенә борчылуын белдерде.
– Озак көтәргә кирәкми. Проект әзерләп, Калтак авылы балалар бакчасының түбәсен алыштырырга кирәк, – дип кисәтте район башлыгы район башкарма комитетының капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Андрей Федоровка мөрәҗәгать итеп.
Җирлек буенча үткән елда авылны төзекләндерү, урам утларын җиһазлау буенча күп кенә эшләр башкарылган. Әлбәттә, кече авылларда проблемалар җитәрлек, авыл халкын бигрәк авыл эчендәге юллар борчый. Район башлыгы урыннан сорау бирүчегә җавап итеп, Калтак-Филимоновка- Чупай-Мөшеге юлларына акрынлап ЩПС (вак ташлы комлы катнашма) җәеләчәгенә ышандырды.
Бүгенгебез тотрыклы, иртә- гәбез ышанычлы булсын өчен киләчәк язмышыбызны үзебез хәл итәргә тиешбез бит. Авыл халкы җыенда яңгыраган бу фикер белән берсүзсез килеште.
акцент
Уртача хезмәт хакы – 22540 сум. Ит бәясе күтәрелү сәбәпле, мал эзләп, хәтта Казахстаннан киләләр. Никадәр игътибар биреп, яшь бала урынына тәрбияләгән малкайларны читкә җибәрәсе килми. Авыл халкына ике елда түләп бетерү шарты белән буаз таналар, дүрт айда түләү шарты белән бозаулар бирү практикасын быел да дәвам итәргә уйлыйбыз. Әлеге программа февраль- март айларында гамәлгә керәчәк.