Җыенда авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрә-фетдинов еллык эшкә исәп-хисап тотты, халык исә борчыган көндәлек проблемаларын уртага
салып сөйләште. Айдар Салахов районның социаль-икътисадый үсеше, гамәлгә куелучы дәүләт программалары хакында мәгълүмат бирде.
Полициянең участок вәкиле Марат Гарфиев ике авылда да узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясады, иркәнәшлеләрне җинаятьчелекне булдырмау, хокук бозуны профилактикалау өчен хезмәттәшлеккә чакырды.
Авылда халык, нигездә, авыл хуҗалыгында хезмәт куя, терлекчелек белән шөгыльләнә. Узган елда җирлек бюджеты 105 процентка үтәлгән. Җирлектә шәхси хуҗалыкларны үстерү буенча да билгеле бер эш алып барыла. Быел шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне җәлеп итү хисабына артырга тиеш.
Иркәнәш авыл җирле-генә кергән биш авыл халкының сорауларына җыенда җавап бирелде. Фирдәвис Хикмәтул-линның халык исеменнән әзерләнгән сораулары күп иде.
сан
Узган ел нәтиҗәләре буенча Әтрәкле авыл җирлегендә керем буенча салым 138 процентка, милек салымы – 101, җир салымы 116 процентка үтәлгән.
Фермер хуҗалыкларын ки- ңәйтү бик актуаль булган бу чорда ул шәхси хуҗалыкта 3-5 баш сыер асраучыларга саву аппаратлары белән ярдәм итүнең булу-булмавы белән кызыксынды, халыктан сөтнең түбән бәядән җыелуына борчуын белдерде, дотациянең нинди формада бирелүе мәсьәләләренә тукталды. Үзара салым буенча авыл җирлекләре эшли башладымы? Халык контроле эшчәнлеген җанландырып булмасмы? Соңгысы җирлек территориясендәге табигый ташлыктан райондагы төзе- лешләр өчен чимал ташуга бәйле рәвештә, нинди дә булса керем булырга тиешлегенә ишарә итеп ассызыкланды. Сорауларның һәрберсенә Айдар Салахов тулы җавап бирде.
Бүгенге көндә һәр тармакта да заман таләпләренә туры китерелеп эш алып барыла. Терлекчелек тармагына чит ил технологиясен кертү нәтиҗәсендә кул хезмәте елдан-ел кими бара. ТР Дәүләт Советы депутаты Алмаз Шәрипов бу елда мөгезле эре терлекләр санын 200 башка җиткерергә вәгъдә иткән. Әлегә биредә 50 ат, 65 баш терлек бар. Җирлек халкы район Советы депутатлары Равил Миңнехуҗин, Рәис Кашаповның зур ярдәмен тоеп яши.
– Җирлектә башкарасы эшләр җитәрлек: Иркәнәштә иҗтимагый үзәкнең түбәсен алыштырырга кирәк, Тегер- мәнче авыл клубы да ремонт таләп итә, өч су башнясын алыштыру зарур, – диде җирлек башлыгы Рөстәм Шәрәфетдинов.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан җирлектә байтак эшләр башкарылган. Обелиск яңартылган, анда сугыш чоры балалары исемлеге дә өстәлгән, территориясе зурайтылган, төзекләндерелгән. Бу эшләрдә башлап йөрүче Иркәнәш авылы ветераннар советы рәисе Ягъфәр Хафизовка рәхмәт йөзеннән һәм туган көне уңаеннан район башлыгы рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук күп еллар тракторда эшләгән Әнисә Кашаповага да юбилее уңаеннан истәлекле бүләк тапшырылды.
Кызыл Төбәк авылында клуб төзү мөмкин түгелме? Тегермәнче клубын ремонтлап булмасмы? дигән сораулар да яңгырады җыенда.
Әлфинә ВОРОБЬЕВА