Татарстан шәһәрләре һәм районнарына эш сәфәре булсынмы, Рос-сиянең иң ерак төбәк-ләренә йомыш төшсенме-беренче булып Мөнзил әфәнде иярләгән ”КамАЗ” машинасы прицепы белән рейска чыгарыла. Ваминның «Чулман» агрофирмасы оешкач, аңа җитәкчелек өр-яңа “КамАЗ” автомашинасын ышанып тапшырган.
Мөнзил армиядән кайту белән, Муса Җәлил исемендәге колхозда өч ел МТЗ-80 тракторында эшли. 1984 елда Чаллы шәһәренең “Весенний” совхозына урнашып, сигез ел КамАЗ автомашинасын иярли, шуннан соң ул туган авылына эшкә кайта. Хәзер менә 23 ел шушы җирлектә куәтле КамАЗ автомашинасын йөртә. Ул Алтай краен иңләп буйлап йөргән шофер, Казахстан якларында, Мәскәү һәм
гизә
Тольятти шәһәрләрендә еш булган. Гомумән, Мөнзил булмаган җир юк, кайда гына йөрмәсен, бер тапкыр да авария ясаганы булмаган аның.
Узган елгы урып-җыю кампаниясендә Мөнзил 15 мең центнер ашлык ташыган. Моның өстенә ул урак чорында Чистай, Мамадыш элеваторларына ашлык ташый һәм аннан кайтканда да буш кайтмый, терлекләргә катнаш азык алып кайта.
Уңган шофер гаиләдә дә үрнәк әти, тормыш иптәше Вәсиләгә ышанычлы ир, аның белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Уллары Азат һәм Илназ да әтисе һөнәрен сайладылар, үзләренең шәхси КамАЗлары бар, әтиләре кебек ерак юлларга йөриләр.
– Эшләсәң, эш бетми бит ул. Җырда җырланганча, гомер юлларда үтә, – ди хезмәтеннән зур канәгатьлек алып эшләү-че Мөнзил Гыйльметдинов.
җитәкче сүзе
”Мөнзил шушы елларда үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтте. Берничә тапкыр ел нәтиҗәләре буенча районның иң яхшы шоферы булып танылды. Аның техникасы һәрвакыт сафта һәм төзек”.
Дилфас ГАЛИЕВ