Кооператорлар киңәште

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

Районыбызда бүгенге көндә 23 авылда кибет юк, аларда көндәлек көнкүреш товарлары сату өчен ике автосәүдә машинасы хезмәт күрсәтә. Район кулла­нучылар җәмгыятенең еллык эш нәтиҗәләренә ба­гышланган җыелышы булып узды. Район куллану­чылар җәмгыяте җитәкчесе Фаил Зиязов 2014 елда башкарылган эшләргә йомгак ясады. Район башкар­ма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев районда кулланучылар җәмгыятенең халыкка сәүдә итүдәге үзенчәлекләренә тукталды. Соңыннан район кулла­нучылар җәмгыятенең бер төркем хезмәткәрләренә Татпотребсоюз һәм район башлыгының Рәхмәт хат­лары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International