Районыбызда дәүләт программалары буенча социаль әһәмияткә ия булган объектлар төзү, капремонтлау эшләре быел да дәвам итә. Алар арасында хәзерге гимназия бинасын балалар бакчасын урнаштыруга әзерләү, ә гимназияне күчерү өчен элеккеге һөнәр училищесы бинасын капиталь ремонтлау да бар. Җәмгыять спираль рәвештә үсә диләр, туры килә бит. Балалар бакчасы өчен төзелгән гимназиянең бинасы тиздән нәниләр кулына тапшырылачак.
Чаллы трактындагы, 1а адресы буенча урнашачак гимназия өчен бинаны капремонтлау Фаил Сабиров җитәкчелегендәге “Сферастрой” ҖЧҖ төзүчеләре җилкәсендә, аны 1 августка тапшыру планлаштырыла. Программа буенча капремонтка 49 млн сумга якын акча бүлеп биреләчәк, территорияне төзекләндерүне дә шушы подрядчылар башкарачак.
Бүген сферастройлылар бинаны “штурмлыйлар”, объектта бүгенге көндә 35 эшче кайнаша. Хәер, биредә демонтаж эшләре узган елның ноябрь аенда ук башланган иде.
Һөнәр училищесы бинасын капиталь ремонтлау барышында объектта бүгенге көндә 13 штукатур-маляр эшли. Подряд оешмасының баш инженеры төзелештә эшләүчеләрнең һәркайсы турында да мактап язарлык дип бәяләде аларның хезмәтен. Шулар арасыннан Ирина Никулина аеруча өлгерлеге һәм осталыгы белән аерылып тора.
Ирина Геннадьевнага авыл хуҗалыгы техникумы тулай торагындагы, картлар йортындагы, мәчеттәге ремонтларда катнашырга туры килгән.
– Башка эшне күз алдына да китерә алмыйм, үз һөнәремне бик яратам. Хезмәттәшләрем Галия, Светлана, Олеся белән бер-беребезне аңлап, дустанә эшлибез, – ди Ирина.
Баш инженер Артур Микаелян безне төзелеш эшләре белән таныштырды.
– Дүрт катлы бина бу. Барлык эшләрнең 15 проценты башкарылды. Биредә демонтаж һәм кабаттан планлаштыру эшләре төгәлләнде. Штукатурка эшләренең 70 проценты башкарылды, осталарның бер өлеше класслардагы һәм коридорларда асылмалы (навесной) түшәмнәр ясау белән мәшгуль. Беренче каттагы түшәмне бизәкләп эшләрбез дип торабыз, әкренләп ишекләр урнаштыра башлыйбыз. Шушы эшләргә параллель рәвештә инженерлык челтәрләре яңартыла. Бинаның тәрәзәләрен алыштыру, тышын һәм түбәсен яңарту кебек эшләр дә башкарылачак.
акцент
Бер көйгә генә эшләп торучы гимназия коллективы өчен башта ремонт, аннан күченү мәшәкатьләр тудырыр, билгеле. Былтыр, мәсәлән, Яңа Мәлкән мәктәбе укытучылары төшкә кадәр укыттылар, ә аннан соң җиң сызганып ремонтчыларга булыштылар. Хәзер рәхәтләнеп яңартылган мәктәптә эшлиләр. Әмма дәүләт тарафыннан шундый программалар дәвам иткәндә, нигә мөмкинлектән файдаланып калмаска соң! Бер яктан, гимназия яңартылган бинага ия була, икенчедән, Изыскательләр бистәсендә өстәмә балалар бакчасы булу комачау итмәячәк, биредә 140 урынлы балалар
Гимназияне күчерү уку формасы системасына үзгәрешләр алып киләчәк. Бу хакта район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наил Габдуллин болай диде:
Гимназиягә яңа бинада мөмкинлекләр күбрәк булачак, шуңа да биредә укытуның яңа программасын кертергә телибез. Гимназия көндәшлеккә сәләтле мәгариф учреждениесе булырга тиеш. Бәлки ул гимназия-лицей рәвешендә булыр. Анда гимназиянең шул ук укытучылар составы күчереләчәк, аларның потенциалы бар. Шул ук вакытта аларны эшкә фәкать конкурс нигезендә алырга, райондагы иң яхшы, иң көчле укытучыларны шунда тупларга исәплибез. Укытуның сыйфатын күтәрү өстендә эшләячәкбез. Теләгебез – шәһәрдә элиталы үрнәк мәгариф учреждениесе булдыру.
Гимназияне училище бинасына күчерүгә кагылышлы мәсьәлә турында моннан ел ярым элек район җитәкчелеге, укытучылар коллективы катнашында үткәрелгән ата-аналар җыелышында сөйләшү булган иде. Моңа ата-аналар арасында каршы килүчеләр булмады, киресенчә, анда да шушы педагоглар коллективы кала икән, автобуслар йөреп торса, без каршы түгел дигән фикерләр яңгырады.
Училище бинасы 30 ел хезмәт иткән инде. Нәкъ шуның өчен дә ул республиканың мәгариф учреждениеләрен капремонтлау программасына кертелде. Училище бинасының өстенлекле яклары нинди соң? Хәзерге гимназия бинасының гомуми мәйданы 2300 кв.метр булса, училищеныкы – 3600. Заманында ул гомумбелем бирү учреждениесе буларак проектлаштырылган булган. Иркен спортзалы, ашханәсе, 100 урынга исәпләнгән тулай торагы бар. Тулай торак дигәннән, монысы хәзерге чор өчен бик тә әһәмиятле. Чөнки соңгы 2-3 елда райондагы авыл мәктәпләрен оптимизацияләү нәтиҗәсендә җиде авыл мәктәбе «төп гомуми мәктәп» дигән статусны алды. 9 нчы сыйныфтан соң шушы авыллардагы балаларга (бу барлык укучыларның 50 проценттан күбрәге) укуларын тулай тораклы гимназиядә дәвам итәргә менә дигән мөмкинлекләр дә ачыла дигән сүз.
Флүрә МУСИНА