Воровский исемендәге авыл җирлегендә узган халык җыенында район җитәкчелеге адресына үзләренең гозерләрен белдерүчеләр булмады да диярлек.
Хәер, авыл тормышына кагылышлы сорауларына җавапны алар район башлыгы Айдар Салаховның
чыгышында тапты булса кирәк. Өстәвенә авыл җирлеге башлыгы Әлфия Латыйпова да җирлектә башкарылган эшләр, авыл тормышы турында җентекләп сөйләде.
Бу хакта авыл җирле- гендәге өлкән яшьтәгеләр исеменнән чыгыш ясаган пенсионер Георгий Шестеров та әйтеп узды. Ә менә шушы авыл җирлегендә үзенең эшчәнлеген алып
баручы КФХ башлыгы Алексей Юдинга авыл уртасындагы буаны төзек- ләндерүгә кагылышлы авылдашлары гозерен җиткерде ул. Моның сәбә- бе Алексей Юдин аягында нык басып торучы фермер хуҗалыгы башлыгы булу өстенә, авылдашларының үтенечен беркайчан да игътибарсыз калдырмауда да.
сан
* Воровский исемендәге авыл җирлегендә шәхси хуҗалыклар саны 250, аларда 63 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 45е сыерлар.
* 2013 елда үзмәшгульлек буенча эш башлаган 43 эшмәкәрнең 16сы бүгенге көндә дә эшчәнлекләрен дәвам итәләр.
Бу юлы да авыл җыенында катнашкан һәм чыгыш ясаган КФХ башлыгы язга чыккач та буада эшне башлап җибәрәчәген әйтте. Район башлыгы Айдар Салахов та авыл халкының әлеге гозеренә игътибарсыз калмады: “Бу мәсьәләне контрольдә тотарбыз, таләп ителсә, ярдәм кулы сузарбыз”, диде ул.
Авыл җирлеге башлыгы Әлфия Латыйпова 2013 елда үзмәшгульлек буенча эш башлаган 43 эшмәкәрнең 16сы бүгенге көндә дә эшчәнлекләрен дәвам итүләрен, өчесенең лизинг- грант отуын билгеләп үтте.
– 250 шәхси хуҗалыкта 63 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 45е сыерлар. Узган ел шәхси хуҗалыклардан 68 тонна сөт тапшырылды, – диде ул. Үз ихаталарында сыер тотучыларга дәүләт тарафыннан субсидияләр бирелеп тә, сыерлар санының кимүенә, авылда яшәүчеләрнең картаюына борчылуын белдерде. Пенсия яшендә булсалар да, күпләп мал асраучы, хезмәтләре белән дә, тормышлары белән дә үрнәк гаиләләр дә аз түгел җирлектә. Шундый гаиләләргә бүләкләр тапшырылды җыенда.
Алексей Юдин үзенең фермерлык эшчәнлеге буенча киләчәккә булган уй- фикерләрен авыл җыенында катнашучылар белән уртаклашты.
Крестьян-фермер хуҗалыгы- ның эшчәнлегендә беренче яңалык – алар шушы җирлектәге КФХ Фаил Зыязовның терлекчелек торакларын, Сарсаз Горы авылыннан башлап Мәлкән чикләренә кадәрге 300 гектардан артыграк чәчүлек мәйданнарын үзләренә сатып алганнар. Авыл хуҗалыгы буенча бара торган сәясәтне алга сөреп, Алексей Юдин да шушы агымга кушылачагын белдерде.
– Мөгезле эре терлекләр, сарыклар үрчетмәкче булабыз. Моның өчен тораклар җитәрлек, хәзер читтән һәм райондагы авыллардан маллар җыябыз. Җитештерелгән продукцияне реализацияләү буенча проблема юк – ел әйләнәсе кафебыз эшләп тора. Чәчүлек җирләрен арттырырга уйлыйбыз. 125 гектарда көзге культуралар чәчелде. Бөртеклеләрнең гектарыннан уртача уңыш 26 центнердан артыграк. Технологияләрне саклаганда югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, – диде ул.
Шундый планнары бар Юдинның. Әмма күренеп тора – эшләргә эшчеләр җитенкерәми. Шуңа күрә язын чәчүлек материал әзерләүдән башлап, кырда эшләргә теләк белдерүчеләрне эш белән тәэмин итәчәген әйтеп узды. Хезмәткә акчалата, кирәк икән, ашлык белән түлим, дип тә өстәде.
Аның хуҗалыгында эшләргә теләк белдерүчеләр табылыр, әлбәттә. Чөнки җирлектәге 550 кешенең 129ы пенсионер булса да, хезмәткә яраклылары 325, өстәвенә читтә эшләп йөрүчеләр дә аз түгел, андыйлар 110га якын кеше, диелде җыенда.
Район башлыгы Айдар Салахов Алексей һәм аның улы Егор Юдин турында җылы сүзләр әйтте, аларга ышанычын белдерде:
– Икесенең дә көч-куәте ташып тора. Аларның инициативасы хуплауга лаек. Нинди дә булса дәүләт программасына кертергә кирәк. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында эшләргә теләк белдерүчеләргә дәүләт тарафыннан төрле программалар бар. Әйтик, техника алырга уйласаң, лизинг-грант бар, гаилә фермалары, эшләрен башлаган фермерларга ярдәм, терлекчелек торакларына юллар салу кебек программалар. Шушы юнәлештә эшләгән, терлекчелекне үстерергә теләгән КФХларга без бу программаларга керергә булышабыз.
Флүрә МУСИНА