Соңгы ике-өч ел эчендә алтынсыман бәрәңге нематодасы авыруы Югары Ослан, Норлат, Алексеевск, Әтнә, Балык Бистәсе районнарында ачыкланды. Шәхси тикшеренүләр нәтиҗәсендә, соңгы өч айда мин Минзәлә районы Коноваловка авылы, Менделеевск районы Татар Чаллысы авылы, Тукай районы Сәмәкәй һәм Иштирәк авылларындагы йорт яны участокларында да әлеге авыруга тап булдым. Шуңа бәйле рәвештә, әлеге районнарның авыру табылган авылларында карантин фитосанитар зоналар һәм режимнар урнаштырылды, шулай ук, ТР Министрлар Кабинеты карары белән, алтынсыман бәрәңге нематодасы буенча карантин салынды.
Алтынсыман бәрәңге нематодасы түгәрәк селәүченнәр классына карый: ана селәүченнәр түгәрәк яки озынча формада, аталары гадәти селәүченнәр кебек була. Алар бәрәңге, томат, баклажан һәм башка шундый үсемлекләр тамырында үрчиләр. Тамырга берегеп, аны зарарлыйлар һәм шундагы матдәләр белән тукланалар. Нематоданың тагын бер куркыныч ягы бар – ул үсемлекләрдәге авыруларны таратуда да зур роль уйный. Бәрәңгедә нематода авыруы булганда ул акрын үсә, яфрак- сабаклары сирәк була, бәрәңгенең аскы өлешен- дәге яфраклары яшелле ген югалтып, тиз саргая, кибә. Мондый төпнең бәрәңгесе дә я берәү-икәү генә була, яки бөтенләй булмый. Аның урынына үсемлек өстәмә тамыр җибәрә, ул бик нык тармаклана һәм көрән төсле була. Тамырда сәер таплар чыга: башта ул таплар аксыл була, соңыннан саргылт яки коңгырт төскә керә. Бу нематода билгеләре дә инде. Тәҗрибәсе булмаган бакчачы өчен бу чирне ачыклавы бик авыр. Ара-тирә саргаеп утырган куакларга бар кеше дә игътибарын юнәлтмәскә дә мөмкин бит. Әгәр дә бу авыруны вакытында күреп алмыйча, һаман да бер үк җиргә бәрәңге, томат һәм башка культуралар утыртуны дәвам итәбез икән, тиз арада уңышсыз да калырга мөмкинбез.
Алтынсыман бәрәңге нематодасы авыруы бәрәңге орлыгы, эш кораллары аша тарала.
Гадәттә бакчачылар үз җир кишәрлекләрен таныш булмаган кеше- ләрдән бәрәңге орлыгы алып зарарлыйлар. Әлеге авыруны профилактикалауның иң яхшы юлы – тикшерелгән орлык бәрәңгесе утырту. Әгәр дә инде башка регионнардан китерелгән бәрәңге алырга туры килә икән, сатучыдан карантин сертификатын, сорт сыйфаты һәм утыртырга яраганлык турында документлар сорарга кирәк.
Нематода авыруына каршы химик чаралар практикада кулланылмый диярлек, шуңа күрә нематодага чыдам булган Алмаз, Розара, Адретта, Зекура Санта кебек сортлар утыртырга, яки бәрәңгене зарарланмый торган культуралар белән чиратлаштырырга мөмкин, алар: кәбестә, укроп, кишер, редиска, борчак, клевер.
Сорауларыгыз булса, 8552-77-35-25 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Рафаиль МИҢНУЛЛИН, Россельхознадзорның ТР буенча идарәсенең фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлыкка контрольлек итү буенча бүлеге өлкән дәүләт инспекторы