Һәр айның соңгы якшәмбе- сендә театрның үз бинасында репертуарда булган әкиятләр күрсәтелеп барачак.
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының “Морозко” яңа ел әкиятен җирле тамашачы һәм кайткан кунаклар бик яратып кабул итте. Әлеге әкият белән бер бригада Аксубай, Норлат, Мөслим районнарына гастрольләргә чыгып китте, дип хәбәр итә театрның әдәби бүлеге мөдире Нурсибә Адиева.