“Һөнәр” фестивалендә

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы Казанда узган VI Бөенроссия яшь татар режиссурасы фестивалендә Р.Кинҗәбаевның “Тилмереп дога көткәннәр” драмасы белән (режиссеры Дамир Сәмерханов) чыгыш ясап кайтты.

“Һөнәр” фестивале 2009 елда Фәрит Бикчәнтәев укыткан ре­жиссерлар курсының (алар арасында Дамир Сәмерханов та бар иде) диплом эшләре смотры буларак оешты­рылды. Шул ук елны Дамир Сәмерханов безнең театрга баш режиссер булып эшкә кайт­ты. “Һөнәр” яшь татар режис­сурасы фестивале Татарстан һәм күрше төбәкләрдәге те­атрларга яңарыш алып килде, чөнки режиссерларга кытлык инде шактый сизелә иде. Фе­стиваль яшь режиссерларның спектаклен күрсәтү һәм алар хакында фикер алышу белән генә чикләнми, анда төрле иҗади лабораторияләр оеш­тырыла. Быел танылган те­атр эшлеклесе Олег Лоевский җитәкчелегендә режиссура- драматургия лабораториясе үтте.

Р.Кинҗәбаевның “Тилме­реп дога көткәннәр” драма­сын театрыбыз Г.Камал те­атры сәхнәсендә күрсәтте, Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Казан тәнкыйтьчеләре, те­атр белгечләре, тамашачы­лар аңа югары бәя бирде. Спектакльнең уңышлы якла­рын, кимчелекләрен билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International