Түбән Камада 1997-1999 елгы кадетлар арасында атказанган сорт мастеры Шамил Садриев истәлегенә билбау көрәше буенча V ачык Бөтенроссия турниры үтте.
Ярышларда Россиянең 7 регионыннан, ТРның 15 районыннан һәм Казахстан Республикасыннан килгән 200 көрәшче катнашты. Минзәлә районы данын яклап “Юбилейный” спорт мәктәбенең милли көрәш бүлегендә тренер-укытучы Рәмзил Бәдриев һәм Фәнияр Гәрәев кул астында шөгыльләнүчеләр катнашты. Безнең егетләр лаеклы рәвештә көрәштеләр һәм түбәндәге призлы урыннарны алдылар: Гөлназ Бәдретдинова (медицина училищесы, 70 кг нан югары) – 2 нче урын, Альбина Шәмсетдинова (техникум, 70 кг үлчәү категориясендә) – 2 нче урын, Айдар Сафетдинов (медучилище, 45 кг үлчәү категориясендә) – 2 нче урын, Данис Гәрәев (71 кг үлчәү категориясендә) – 3 нче урынны алдылар. Җиңүчеләр кубоклар, мактау кәгазьләре һәм медальләр белән бүләкләнделәр.